Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Былбыл һәм мәче

Дата написания: 
07 мая 2018

Инсур Мөсәнниф
Былбыл һәм мәче

Бик азыннан кала (бәлки бу каргадыр),
Сайрар өчен туган барлык кошлар...
Әмма агачта, я куак асларында
Аларны сагалый мәче-дошман...
– Әй, мәче, синең бар Алла кушкан кәсеп –
Син тотарга тиеш күсе, тычкан!
Әмма ул моны бик күптән оныткан, ул,
Былбылны сагалап, җиргә поскан...
Моң таратыр өчен туса да, үссә дә
Бик кыска һәм фани бу дөньяда –
Сандугачкай, бахыр, җырчы кошкайлардан
Җирдә, тузгып, бары... бер йон кала.
Анысын да тиздән җилләр ала...
07.05.2018.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Былбыл һәм мәче. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 250 б.