Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Булыштык

Дата написания: 
29 мая 2018

Инсур Мөсәнниф
Булыштык

Каникул җиткәч, авылга, нәнәйгә
Җыелышып ялга кайттык.
Дәү әни сөенә: “Мин бик бай бит, – ди, –
Онык һәм оныкам алты!”

Ял итәргә генә дип уйламагыз,
Эшне дә бик яратабыз!
Чебешләрне карарга булышабыз,
Чишмәгә барып кайтабыз.

Беркөн дәү әни әйтә: “Кишерләрне
Тагын баскан чүп үләне.
Кай арада үскәннәр, түтәлләрне
Утарга эшем күп бит әле...”

“Без утыйбыз! Без үскән бит! Беләбез,
Кибеттә бар ул кишерләр! –
Диештек. – Утыйбыз да чип-чиста итеп,
Кишерләр дәррәү үсәрләр!”

Түтәлдән кара җир генә калды, эш
Ун минутка да җитмәде!
Дөрес, без анда, кибеттәге кебек,
Дәү-дәү кишерләр күрмәдек...

Алар, күрәсең, соңыннан үсәдер,
Шулай да бу бик-бик сәер...
Хәтта дәү әни үзе дә шаккатты:
“Кая соң монда, – дип, – кишер?!”
27-29.05.2018.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Булыштык. Шигырь. "Урман ни сөйли?" китабы. Уфа, "Китап" нәшрияты, 2020, 82 б.