Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Бүлеш әле (Поделись)

Дата написания: 
10 марта 2020

Инсур Мөсәнниф
Бүлеш әле

Миңа синнән берни кирәк түгел –
Үтенечне әйтәм, йомышны.
Илле “яшьлек” йорт һәм фатирым бар,
Хан сарайларына торышлы.

Тормыш көтәр өчен байлыгым да,
Кем әйтмешли, тулы касәдер...
Бары күз тимәсен булганына,
Миллион ул, белмим, нәрсәдер...

Күзләреңә текәп карыйм икән,
Эзлим аннан күңел энҗесен.
Халык әйтә, бары тик аларда
Чагыла, ди, күңел көзгесе.

Бүлеш әле күңел энҗең белән –
Аңа карап мин дә сокланыйм!
Бүлешкәннәр бары байый, диләр,
Кызганмачы, мал бит сорамыйм!

Күзләремә син дә кара, тап, ал,
Бардыр бәлки энҗе – бер сәйлән?!
Башым күккә тияр, ярдәм итсәм:
– Баедым бит! – диеп сөенсәң!
10.03.2020.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Бүлеш әле. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 309 б.