Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Борынына чирттем

Дата написания: 
10 февраля 1997
Заметка: 

Инсур Мөсәнниф
Борынына чирттем

Барысы да: "Сак бул, улым, — диләр, —
Шәhәрдә грипп йөри", — диләр.
Кечесе дә, хәтта өлкәннәр дә
Ник аңардан бик шөрлиләр?

Шундый усал җанвар микән ни соң,
Барысы да бик курыккач?
Мин дә шүрлим: "ялт-йолт" каранамын,
Чаңгы алып өйдән чыккач.

Әти көлә: "Усал җанвар түгел,
Авыру ул, аңладыңмы?
Әмма чирләр алай бик тиз генә
Жиңә алмас зур улымны!

Грипп тими ул, әгәр саф hавада
Күбрәк йөрсәң, чаңгы шусаң.
hәр иртәдә тәнең чыныктырсаң,
Спорт белән шулай дус булсаң".

Грипп безне hич куып җитә алмас,
Yзебездән көлдермәбез!
Чөнки hәр көн әти белән бергә
Без чаңгыда җилдерәбез!

…Чирләмәдем, көн дә чаңгы шугач,
Борынына чирттем гриппның!
Бәләкәйдән кемнәр чыныгып үсә —
Ул грипптан hич тә курыкмый.
9-10.02.1997.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Борынына чирттем. Шигырь. "Яңавыл таңнары", 25.02.1997, №23.
2) Мөсәнниф Инсур. Борынына чирттем. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 137 б.
3) Мөсәнниф Инсур. Борынына чиртттем. Шигырь. "Урман ни сөйли?" китабы. Уфа, "Китап" нәшрияты, 2020, 77 б.