Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Бөредә иде сөюем

Дата написания: 
04 июля 1980
Заметка: 
Стихотворение является частью цикла стихов «Бер гомер»

Инсур Мөсәнниф

Бөредә иде сөюем
(үзгәртелгән вариант)

Мин озатып калдым әле сине,
Сагышымнан башым иелде.
“Мәңге сөярмен!” – дип антлар эчкән
Әллә ул син түгел идеңме?
Хисем – яңа бөреләнгән чәчкә –
Өлгермәгән иде ачылып,
Ачылырга язны көтә иде,
Ә син киттең, киттең ашыгып.
Яннарымда калу җитә иде,
Тик бер ут-нур – ялкын өстә иде...
...Мин озатып калдым әле сине...

(Тәүге вариант)
Әле сине моңсу озатып калдым,
Эзеңә сагышым түгелде.
“Мәңге сөярмен!” – дип вәгъдә биргән
Әллә ул син түгел идеңме?
Чәчкә иде сөюем бөреләнгән –
Өлгермичә калды ачылып.
Җылың биреп янымда калсаң иде,
Ә син китеп бардың ашыгып.
...Әле сине моңсу озатып калдым...
4.07.1980-14.03.1994.

Кайда, кайчан басылган:
1) Шәнгәрәев Инсур. «Әле сине моңсу озатып калдым...». Шигырь. "Коммунизм таңы", 13.02.1988, №19.
2) Мөсәнниф Инсур. Бөредә иде сөюем. Шигырь. "Тургайлар канат кага" җыентыгы, авторлар коллективы. Уфа, "Китап", 1996, 26 бит.
3) Мөсәнниф Инсур. Бөрөлә ине һөйөүем. Шиғыр. «Йыйын» (Яңавыл районының иҗтимагый-сәяси гәзите, башкорт телендә чыга), ноябрь (15-30), 2012, №22.
4) Мөсәнниф Инсур. Бөредә иде сөюем. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 19 б.