Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Бөек шагыйрьләр бар. Кая бөек шигырьләр?!

Дата написания: 
29 февраля 2020

Инсур Мөсәнниф
Бөек шагыйрьләр бар.
Бөек шигырьләр кая?!

Булды заман, шагыйрьләрне
Закон, орган тыя килде,
Барсы язган барлык шигырь
Бер калыпка сыя иде...

Ә шагыйрьләр язды, язды,
Карый-карый артын-алдын...
Шул чүп тавы арасында
Алтын бөртек күр(е)неп калды...

Шигырь туды төрле хәлдә:
Язылдылар аек килеш,
Илһам килә шунда, диеп,
Кемдер язды “ла.... ....ек” килеш...

Бөеклеккә дәгъва итеп,
Булды инде йөргәннәр дә...
Халык хаклы, әйе, юктыр
Бер бөексез гаиләләр...

“Сөям” диеп язу өчен
Бер хәләлен яратты ир,
Чөнки сөйми, шигырь тумый,
Ә читләрне ярамый, чир!

Хәзер сәпсим башка заман,
Муллияттер һәм хөррият.
Дәртең булса, читләрне коч,
Я өеңдә исереп ят...

Саз бар – баткак, саз бар – корал,
Саздан чыгып, саз алыгыз!
Беркем тотмый кулыгыздан...
Ник язмыйсыз... Ник?! Языгыз!

Бардыр бөек, дан шагыйрьләр
(Алар шулай исәплиләр)...
Кая бөек берәр шигырь?!..
Диварларны ватып чыккан
Һич югында бер бөек җыр?..

Башкорт, татар, әрләшмәгеҙ!
Татар, башкорт, талашмагыз!
Кая бөек шигыребез?!
Кая бөек шиғырыбыҙ?!
29.02.2020.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Бөек шагыйрьләр бар. Бөек шигырьләр кая?! Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 304-306 бб.