Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Бәләкәй авылның зур тарихы (Урал авылына - 70 ел)

Дата написания: 
08 апреля 2017

Бәләкәй авылның зур тарихы
Урал авылына - 80 ел

Бу вакыйгалар 1925 ел ахырында була. Бөре кантонында ул вакытта әле анда, әле монда авыл хуҗалыгы артельләре, җирне бергәләп эшкәртү буенча ширкәтләр төзелү турында сүзләр күп йөри. Йөгәмәш авылыннан берничә кеше, качып-посып кына әледән-әле Касыйм Сәхауов мунчасына җыела башлый. Биредә сүз нәкъ шул турыда бара. Шулай итеп, берничә кеше, җир биләмәсе алып, игенчелек буенча артель оештырырга карар итә. 17 хуҗалык языла. Ә качып-посып кына җыелуның сәбәбе билгеле: хәллерәк хуҗалар, хәер, авыл кешеләренең күпчелеге дә яңа тормыш юлына ышанмый, хәтта дошманнарча карый, җитмәсә, тирә-якта да тыныч түгел, бандалар үзләрен әледән-әле сиздереп тора.
Барысы турында да сөйләшеп-килешенгәч, җыен җыялар, башкалар алып өлгергәнче, Салих hәм Иске Күрдем (хәзер Тәтешле районы территориясендә, ә элек шул бер үк Бөре кантонында) авыллары арасында урнашкан Йөгәмәш авылының печәнлек җирләренә күченергә рөхсәт бирүне үтенеп мөрәҗәгать итәләр. Моңа ризалык бирелә, ә җирне җан башыннан бүләләр.
Төзелеш бөтен җәй буена бара: йортлар, мунчалар, сарайлар сүтелә, яңа буралар бурала hәм, кемнең нәрсәсе бар, ат арбаларына төяп, яңа урынга күчерәләр.
Ә күчеп килүне Бөек Октябрь революциясенең 9 еллыгына туры китерәләр. Һәм менә 1926 елның 7 ноябренда Урал пүчинкәсенә беренче булып Касыйм Сәхауов гаиләсе күченә. Уралның тарихы менә шушы көннән башлана. Сүз уңае, ике исем варианты була: Ташкент hәм Урал. Бераз бәхәсләшкәннән соң, ниhаять, соңгысына тукталалар. Һәм Хәлим карт Малик абыйның бакча артындагы чирәмгә зур гарәп хәрефләре белән «Урал» дип язып куя. Ә яңа хуҗалыкның тулы исеме болайрак яңгырый: «Урал» хезмәт-игенчелек артеле».
Яңа тормыш җиңел бирелми: Касыйм Сәхауовка хәтта янаулар да була. Шуңа күрә ут салып китмәсеннәр өчен төннәрен каравыл торуны оештыралар. Декабрьда Хәлим Хәйбрахманов, Рафыйкъ Хатипов, аннары Җәләл белән Мөбәрәк Сәлаховлар, Вәлинур белән Зыядрислам Галиәхмәтовлар күченә - 1926 ел ахырына Уралда алты йортта җиде гаилә яши. Алардан соң шул ук Йөгәмәштән Гыймадрислам hәм Сабирҗан Садыйковлар, Гатаулла Фәтхуллин, Шәрифгали Сәхратов (1927), Әхмәдулла Вәлиев, Малик Хасипов, Галим Бәдертдинов, укытучы Миңсафа Мөхтәрова (1928), Фәйзи Әхмәтҗанов (1930), Андреевкадан - тимерче Шәислам Сергеев, яки Сираҗев (1927), Салихтан барлыгы 17 - Заhир Шакиров, Аллаяр Әхмәтъяров, Муллакай hәм Әндәр Нуртдиновлар, Солтан Мостафин, Әхмәтдин Миңнеәхмәтов, Фатих Сәхауов, Мөбәрәкша Садыйков, Хаҗи бабайның әтисе Муллагали Баhаветдинов, Шәйхаттар hәм Шәмсияр Шәяхмәтовлар (1928), Шәмси Ризванов (1932), Сәфәр Закиров, Хәйрә әбинең әтисе Габдулла ? (1937) h.б., Тауавылдан - минем дәү әти Габдулхак Алетдинов, аның ике туганы Мулланур Гәрәв, Мәхмүт Гомәров (1932), Биҗдән - Шәйхелислам Садрисламов, Динислам Шәйхелисламов (1930), Хаҗиәхмәт Муллагалиев (1936), Сергей Агапитов (1937), Күрдемнән - Кәзим Атнабаев, Таҗетдин Фәррахов (1928) гаиләләре күчеп килә. Аларның күпчелеге бик ишле була. Соңгы елларда да күчеп килүчеләр дә булды, м-н, Рәфкать Галимов, Фәтхелислам Идрисов, Ракыйбә әби h.б.
Тормыш акрынлап җайга салына. 1927 елның февраль аенда авылда беренче бала - Саим Касыйм улы Сәхауов туа.
Ишетүегезчә, артельнең яңа әгъзалары 1927-1928 елларда да, хәтта 1932 елда да күчеп киләләр, 1937 елда да берничә хуҗалык күченә әле, кайберләре шундый ук яңа артельдән чыгып, «Урал» артеленә языла, мәсәлән Биҗ авылыннан күчеп килүчеләр. Кире кайтып китүчеләр дә табыла. Күпләр Уралдан 1931 елда, Сталинның «Уңышлардан баш әйләнү» дигән киң билгеле мәкаләсеннән соң, кайтып китә. Салихтан андый гаиләләр 8 була.
Yзаллы хуҗалык итүнең тәүге елында ураллылар аерым хуҗалык булып яши. 1927 елда гомум җыелышта Устав кабул итәләр (аны Илеш районы «Игенче» колхозыныкыннан күчереп алалар). Бер елдан соң Уралда 70 җан исәпләнә. Беренче йорт - Касыйм йорты бүгенге Малик абый урынында була, аның бакчасында зур, юан тирәк тә бар иде, аны Касыйм тирәге дип йөрткәннәр. Аның бакча артында - ат абзары. Урам бары тик бер рәтле генә - су буенда гына була, каенлык ягында хуҗалык төзелешләре урнаша, мәс.-н, элекке кибет урынында амбар, элекке Җәмгыя әби урынында азык кухнясы, элекке Гөлтуташ әби (Күгәрчен әби) урынында тагын амбар була. Минем карт әти, ягъни Габдулхак Алетдинов күчеп килгәнче, безнең урында тимерлек булган, анада Шәислам Сираҗев эшләгән. Казна йорты - идарә башта Касыйм бабай өендә була, ул ук атларны да караган, хакны халык түләгән. Өске рәттә йортлар соңыннан гына барлыкка килә. Кибет шәхси йортта, сатучы булып кем керә, шуның өендә була. Соңрак бик озак кына Марс абыйның әнисе Җәннәт Атнабаева сатучы булып тора. Уралда мәктәп элекке клуб урынында булган, аның бинасы өчен Касыйм бабайның өен файдаланганнар, чөнки ул колхозга ат бирә алмагач, бер өен биргән.
1930 елга кадәр, яңа хуҗалык аякка баскан чорда, артель дәүләткә ашлык тапшырмый. 1928 елда беренче тапкыр керемне - җан башыннан - бүләләр. Локомотив, ургыч машина сатып алалар. Инешне буып, тегермән коралар, Салихтан Габдрахман карт, Габдулла карт Урал буасында икесе бергә бер тегермән тоталар, соңрак буа зурайтыла, башта Әхмәй бабайлар турысыннан гына була. 1927 елда мәктәп, ясле (мөдире Миңсафа Мөхтәрова) ачып җибәрәләр. 1930нчы елларга ат абзары, тавык, сарык, сыер фермалары эшләп китә.
Колхозлар оештырыла башлагач, 1930-1931 елларда «Урал» хезмәт-игенчелек артелен Салих авылында оешкан колхозлар (үз чиратында, анда өч колхоз була) белән берләштерәләр, әмма исеме сакланып кала. Идарә шунда күченә.
Ул елларда кадрлар сәясәтенә зур игътибар бирелә. Оештыру сәләтенә ия булган кешеләрне үстерү өчен партия аларны төрле урыннарга үрләтә. Бу аеруча 1931 елларда күренә. Мәсәлән, Х.Хәйбрахмановны районга алалар, аннан Уфага редакторлар әзерләү курсына җибәрәләр, аннан кайткач ул 6 ай район гәзитендә җаваплы секретарь булып эшләп ала. Рафыйкъ Хатиповны - Чытырманга, Җәләл Сәлаховны - Аксәеткә (ул чакта Аксәет әле Яңавыл районына керә) күчерәләр. Заhир Шакиров, Мәсәгутьтәге «Сәфәр» колхозы рәисе Сәфәр Габдулхаковны кулаклар үтергәч, рәис итеп шунда куялар. Соңыннан алар барысы да кире Уралга кайта.
1933 елда Уралда йорт куяннары үрчетү белән шөгыльләнергә дә карар итәләр. Хәлим Хәйбрахманов, терлекчелек колхоз-товарлыклы фермаларының Яңавыл район берләшмәсе юлламасы белән ноябрь ахырларында Мәскәү өлкәсенең Юдино шәhәренә китә hәм 250 баш куян алып кайта. Алар өчен ферманы Мөбәрәкша Садыйков сала.
Куян фермасы соңыннан әйбәт табыш та китерә. «Путь Октября» район гәзитенең 1939 елның 21 гыйнвардагы санында менә нәрсә язылган: «К-з «Урал» (Ямадинский с/с) в 1938 году получил от кролиководства более 30 тыс. рублей дохода. Зав. кролиководческой фермой член ВКП(б) товарищ Хатипов высоко отзывается о значении отрасли.
От к-за “Урал“ в прошлом году получили кроликов для выращивания к-зы Янаульского, Татышлинского, Балтачевского, Аскинского районов. В к-зе от каждой матки получили по 15 крольчат. Работающая на ферме стахановка Асхадуллина Таслима вырастила в 1938 году от одной самки 52 кролика.
К-з в этом году продал государству 1980 кроликов. За каждый килограмм его к-з выручает 1 р. 20 к., шкурка оплачивается особо, 1 р. каждая“.
Итен hәм тиресен дәүләткә сатудан тыш, үстерү өчен куяннарны Яңавыл, Тәтешле, Балтач, Аскын районнарына да саталар. 1938 елда 30 мең сум табыш алалар (ул вакытта ферма мөдире Рафыйкъ Хатипов була).
Соңрак 1936-1937 елларда Урал авылында көмешсыман (кара-көрән) төлке фермасына кадәр ачалар, ул куянныкы белән янәшәдә урнаша hәм 1947 елга кадәр тотыла.
1936 елда «ГАЗ-2А» машинасы сатып алалар, анда яңа гына шоферлар курсын тәмамлаган Хәлим Хәйбрахманов эшли. Бу машина белән ул финн сугышына китә hәм исән-имин әйләнеп кайта. Районнан 30-40 машина китсә, 6 машина гына, шул исәптән Хәлим бабайныкы гына исән кайта. Ә 1941 елда шул машина белән Әхмәдулла Вәлиев сугышка китә. 1937 елда дуңгызчылык фермасы да барлыкка килә, анысы 1959 елга кадәр эшли. Сугыш елларында күпчелек фронт ихтыяҗлары өчен яшелчәчелек белән шөгыльләнә башлыйлар: кишер, аш чөгендере, кәбестә, кыяр үстерәләр. Ул, бер бетерелеп, бер яңадан торгызылып, 1974 елга кадәр тотыла.
Бөек Ватан сугышына авылдан 28 кеше китә, алар арасында хезмәт армиясенә алынучылар да бар. 15е генә әйләнеп кайта.
Ил азатлыгы өчен канлы сугыш кырларында ятып калучылар исемнәре (15): Заhит Шәяхмәтов, Кәзим Атнабаев, Габделхак Алетдинов, Заhир Шакиров, Рафыйкъ Хатипов, Сабир Садыйков, Бари Галиәхмәтов, Галимхан Абдуллин, Хәким Гатауллин, Мәхмүт Гомәров, Динислам Шәисламов, Идият Гарипов, Мулланур Гәрәев, Вәсби Муллагалиев, Сергей Агапитов.
Сугышка китеп, аннан исән-имин, Җиңү белән кайтучылар исемнәре (13): Мөхәммәтша Гатауллин, Вәсби Хаков, Зыядрислам Галиәхмәтов, Мәгъсүм Галиәхмәтов, Хаҗи Муллагалиев, Хәлим Хәйбрахманов (ул әле гражданнар, совет-финн сугышларында да катнаша), Сәфәр Закиров (ул Гражданнар сугышында да катнашкан, Бөек Ватан сугышы елларында әсирлеккә дә төшкән), Әхмәдулла Вәлиев, Гыймадрислам Садыйков, Шәмси Ризванов, Вафи Сафин, Миргали Галәүов, Заhит Сәлахов.
Сугыш елларында Урал авылы кешеләре иңенә бөтен ил иңенә ни төшсә, шул төшкән. Карт-коры, бала-чага, хатын-кыз йорт-хуҗалыгын дә алып барган, иртә таңнан кичке караңгыга кадәр колхозда да эшләгән, бетмәс-төкәнмәс налог-салымын да түләгән, балаларын да исән-имин үстереп кеше иткән. Әлеге каенлыкта менә шушы аланда сугыш елларында ашлык сугу урыны булган, димәк, менә шушында ул чордагы hәр Урал кешесенең аяк эзләре торып калган, дигән сүз. Сугыштан соң берничә кеше «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале белән бүләкләнгән.
Урал авылында электр уты 1947 елда ук кабына. Сарапул шәhәреннән дизель электр станциясен шул ук Хәлим Хәйбрахманов алып кайта, аны, ремонтлап, җыя hәм эшкә куша.
1951 елның февраль ахырында-март башында Урал авылы да кергән «Урал» колхозы М.Гафури исемендәге авыл хуҗалыгы артеле (колхозы) белән берләшә (үзәге - Йөгәмәш авылы). Җирле радио кертәләр. Клуб, кибет салалар (1950 еллар башында башлангыч мәктәпне ябалар). 1969 елда электр энергиясе Карман ГРЭСыннан килә башлый.
Ул вакытка 50ләп йорт була, аларда 200ләп кеше яши. Әмма 50нче еллар ахырында — 60нчы еллар башында, илдәге үзгәрешләр сәбәпле, кешеләр, аеруча күп балалы гаиләләр читкә чыгып китә башлый, 1970 елларда бу аеруча көчәя (мәсәлән, 5-6шар балалы Риф Садыйков, Нәсхәт Шакиров, Борхан Шәяхмәтов, Назыйм Галиәхмәтов гаиләләре). 1972 елда клуб ябыла, сөтчелек фермасыннан кала яшьләргә эшләр урын бетә. 1980 еллар башында су тегермәнен дә сүтеп алалар. Социаль инфраструктураның соңгы сәгате моннан 15-16 ел элек, райпо кибетен дә япкач, «суга». Дөрес, бүген шәхси кибет эшли.
1974 елның 15 апрелендә мин алган исәп буенча авылда 49 йорт булып (алардан 4е - буш торган), 180 кеше яшәгән, алардан 55е - укучы, 25е - мәктәпкәчә яшьтәге бала булган. Зәйкат абыйда бердәнбер телевизор да булган. 7 мотоцикл, 22 велосипед исәпләнгән. 9 кеше нефтьчеләрдә эшләгән. Ә 1977 елның 11 маена инде 1 машина (Саим абый), 17 мотоцикл, 18 телевизор, 22 велосипед булган, 48 йортта (2се - буш) 157 кеше яшәгән, 4 егет бу вакытта армияда хезмәт иткән, 14е читтә укыган яки эшләгән. 5 кеше НГДУда эшләгән. Моннан ун ел элек, авылга 70 ел тулган елда - 1996 елның 1 гыйнварына авылда 37 хуҗалык булып, аларда 76 кеше яшәгән. Бүген - 39 хуҗалык hәм 79 кеше бар. Күпчелек - пенсионерлар. Шунысы куанычлы: моннан 12 ел элек авылга юл күтәрелде, быел ул 80 еллыкка тагын да яхшыртылды. Ә калган үзгәрешләрне үзегез күреп торасыз. Гомергә булмаган хәл - авылда хәтта кирпеч йорт та барлыкка килде.
Бүген Урал авылы балалары, кешеләре кайда гына яшәми. Якынча исәпләгәндә дә, 300ләп кеше җыеладыр.
Уралның данлыклы кешеләре арасында күп бүләкләргә лаек булган подполковник Ракыйп Хөсәенов, «Большевик» колхозының мактаулы колхозчысы» Ринат Гатиятов, Әфган сугышында катнашкан, «Батырлык өчен», «Сугышчы-интернационалистка әфган халкыннан рәхмәт йөзеннән» медальләре кавалеры Фәнгать Гатиятов, шулай ук аның энесе сугышчы-интернационалист Рәис Гатиятов, Хезмәт Кызыл Байрак, III дәрәҗә Хезмәт Даны орденнары кавалеры, Ленинның 100 еллыгы хөрмәтенә юбилей медале белән бүләкләнгән нефтьче Хаил Касыйм улы Касыймов, Гражданнар, совет-финн, Бөек Ватан сугышы ветераны, Кызыл Йолдыз ордены (ә аның белән ул Шәйморатовның данлыклы дивизиясенең полк командиры, Советлар Союзы Герое Тагир Күсимовны, ул Чернушки станциясен алганда яралангач, машинасы белән дошман уты астыннан алып чыккан өчен бүләкләнгән) hәм күп медальләр белән бүләкләнгән Хәлим Хәйбрахман улы Хәйбрахманов, гармунчы, курайчы, кубызчы, киез итек басучы, нефтьче-оператор, умартачы, авылның аксакалы, өч кыз атасы, өч кияүнең бабасы, бик күп онык-оныкаларның картәтисе, шушы бәйрәмне үткәрү турында эш башлап, утлы табага баскан h.б. hөнәр иясе, «Бөек Ватан сугышында Җиңүнең ХХ еллыгы хөрмәтенә» юбилей медале кавалеры Зәйкат Гатауллин hәм башкалар бар. Безнең авылда күренекле кешеләр дә булып киткән. Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаев 1961 елда элекке Рәшит Хөсәенов йорты бакчасы артында урнашкан җәйге лагерьда була, терлекчеләр белән очраша, шигырьләр укый, соңыннан савучылар турында язып чыга. Бөек Ватан сугышына кадәр аның әтисенең энесе Кәзим Атнабаев 1937-41 елларда «Урал» колхозы идарәсе рәисе дә булып торган, ә Хәлим бабай Хәйбрахманов әнисе ягыннан аңа туган тиешле кеше. Димәк, ул Урал авылы турында ишетеп кенә белмәгән, бәлки берничә шигыре безнең авылда язылгандыр әле. Татарстанның халык шагыйре Илдар Юзиев яшь чагында, 1950нче еллар башында, биредә еш булган. Энесе булгач, мөгаен, абыйсы Нил да Уралны яхшы белгәндер. Кечкенә авылдан чыккан югары белемле белгечләрдән Ралия Сәхауова, Инфирә Ситдыйкова, Ильзида Атнабаева бар, Фәйрүзә Хатипова - техникум бетергән - барысы да кыз фамилияләре буенча. Бик күп егетләребез Совет, Русия Армиясендә, ике егет - Хәрби-Диңгез флотында хезмәт итеп, төрле елларда илебез тынычлыгы сагында торган hәм тора, hәм, Алла боерса, киләчәктә дә торачак.
Кеше кайда гына яшәмәсен, туган җирен барыбер онытмый. Безнең тирәдәге Шарлавык чишмәсе, Галим төбәк, Урал бага, Тирәнкул, Кабык күпер, Яңа күпер, Имәнлек, Фартал, шушы Каенлык, Кәҗүннәй юл, зур hәм бәләкәй Куян таулар, Сарышты юл, Яннык, Салкын чишмә (кызганыч, хәзер ул беткән инде, ә сугыш елларында кешеләр шунда алачыкларда куна-төнә ашлык урган), Карагай ас, Хаҗи тау, тегермән, буа, урман чишмәләре, Фәүзи Халиков бетергән Чыбыклык, Шомыртлык, Әрәмәлек, клуб, без бәләкәй чакта көннәр буе су кергән Чишмә буй, Кортбакча онытылмый. Онытылмас та.
Инсур Шәнгәрәев.
«Яңавыл таңнары», 7 ноябрь, 1996, 132 сан.