Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Билгесез каберләр

Дата написания: 
08 апреля 2017
Заметка: 

Разый Хамзин. 25.09.2017. Фото Инсура Шангареева.

18 апрель — Бөтендөнья һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне
Билгесез каберләр

Яңавылның 1 санлы урта мәктәбе территориясендә яңа власть өчен көрәштә һәлак булган яки чирләрдән вафат булган (1928-1932) Совет власте активистлары, коммунистлар һәм комсомоллар каберлеге барлыгын хәзер инде бик азлар гына белә. Анда дүрт (башка мәгълүматлар буенча - 3) кеше җирләнгән. Ә тарихы аның менә ничек булган.
Үткән гасырның 20нче еллары ахырында Яңавыл кечерәк кенә авыл була. 1 санлы урта мәктәп авыл читендәге ике катлы агач бинада урнашкан. Ә аннан соң — буш урын. Яңа "коммунистик" зират турында сүз чыккач, үсеп килүче яшь коммунистик буын аны тәрбияләп торыр, дигән ният белән, нәкъ шушы урын сайланыла (соңрак, 1930нчы еллар башында, ул "Октябрь юлы", хәзер инде — "Яңавыл таңнары" — гәзите территориясендә кала). Анда кемнәр җирләнгән соң? Менә аларның исемнәре.
1. Латыйпов Нигъмәтҗан, тумышы белән Булат-Елга авылыннан, 1917 елдан РСДРП әгъзасы, Гражданнар сугышында катнашучы, Яңавыл олыс башкарма комитеты рәисе (1927-1928).
2. Сыртланов Мирзаһит Мирзаян улы, комсомол, Яңа Уртавыл авыл Советы сәркәтибе.
3. Имакаев (Юмакаев) Афзал Мансур улы, коммунист, элекке партизан, терәк мәктәп (1 санлы урта мәктәп шулай аталган) мөдире.
4. Юшков, коммунист, Яңавыл тимер юл станциясе эшчесе, соңрак — укытучы.
Шушы юллар авторы бу кешеләрнең биографияләреннән кайбер юлларны ачыклый алды.
Ул чорда заманалар бик катлаулы була. Җитди вакыйгалар бара — чөнки патшасыз яңа тормыш төзиләр. Пулялар да, кеше башлары да "оча". Гаеплеләр һәм гаепсезләр һәлак була. Берәүләрне геройлар дәрәҗәсенә күтәрәләр, икенчеләрне — мөртәтләр исәбенә кертәләр. "Яшь буынны тәрбияләү" максатында күренекле кешеләрнең биографиясе (бу очракта, волость күләмендә) еш кына бернинди "гөнаһ"үсыз бирелә, ягъни, гади генә әйткәндә, идеаллаштырыла.
1. Н.Латыйпов — 1928 елның башында дөнья куя. Бу хәл Йөссука авылында була. Аны кулаклар әче бал белән агулап үтерә (бер замандашы хатирәләренә караганда, ул «зәмзәм» суыннан hич тә баш тартмаган, дошманнар шуннан файдаланган да инде). Аны җирләүне бик тантаналы оештыралар, хәтта Сарапулдан музыкантлар чакыралар.
Н.Латыйпов 1927 елга кадәр Булат-Елга авыл Советы рәисе булып эшли. Гарәпчә укый-яза белә. Ә аның Яңавыл олыс башкарма комитеты рәисе булып сайлану тарихы исә шундый. Бүә аръягында яшәүчеләр Яңавыл олыс башкарма комитеты рәисләре итеп һәрвакыт "бу яктан, үзләреннән" сайлавына канәгатьсезлек белдерә, чөнки Яңа Уртавыл ягы 1925 елның гыйнварына кадәр административ-территориаль бүленеш буенча Пермь өлкәсенә буйсына. Һәм шул вакытта Латыйпов сайлана да инде.
2. М.М.Сыртланов (1904-1928). Комсомол. Гамьсезлек белән чикләнмәгән кыюлыгы белән аерылып тора. Яңа Уртавылда олыс үзәге урнашкан чорда олыс китапханәчесе булып эшли. Яңа Уртавыл һәм Яңавыл олыслары берләшкәч, авыл Советы сәркәтибе була. 1928 елда тимер юл дәваханәсендә туберкулездан вафат була. Шуңа кµрә аны Яңавылда, яңа каберлектә җирлиләр.
3. А.М.Имакаев та туберкулездан, 1931 елда вафат була. Тумышы белән ул Калмык олысының (хәзер Борай районы) Калмык авылыннан. Мулла малае. 1924 елдан коммунист, партиягә "Ленин чакыруы" буенча, ягъни В.И.Ленин вафат булгач керә. Легенда буенча, Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнгән. 1922-1929 елларда 1 санлы урта мәктәптә мөдир һәм шул ук вакытта укытучы була. Ул чагында терәк мәктәп дип йөртелгән уку йортының ике катлы агач бинасы аның җитәкчелеге астында төзелгән. Кайчандыр Мәскәүдә ул чорда азык-төлек халык комиссары булган А.Д.Цюрупа кул астында эшләгән дигән сүзләр дә йөри. Нәкъ аның боерыгы буенча Иркутск өлкәсенә Колчак гаскәрләре тарафыннан кенәз Кугушев утарыннан (хәзер Цюрупа исемендәге совхоз) куып алып кителгән токымлы сыерларны алып кайтырга барган. Революциягә кадәр Цюрупа кенәздә идарәче булып эшләгән һәм авыл хуҗалыгы өчен токымлы малларның ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуын яхшы аңлаган.
4. Юшков тимер юлы станциясе эшчесе, фабрика-завод мәктәбе мөдире-укытучысы булып эшләгән, аның базасында тимер юлы мәктәбен ачу өчен күп көч салган (ул 1927 елда ачылган, соңрак — 12 санлы урта мәктәп, хәзер лицей). Соңыннан ВКП(б) Яңавыл район комитетының оештыру бүлеге мөдире булып эшләгән. 1932 елда вафат булган.
1972 елның җәендә 1 санлы урта мәктәп директоры Н.Х.Хәмзин башлангычы һәм Яңавыл май-сыр комбинатының баш инженеры Фәйзуллинның ярдәме белән каберлектә төзекләндерү буенча эш башкарыла: ул, тимер баганалар утыртылып, юан тимер чыбыктан койма белән киртәләнә, кайчандыр каберне әйләндереп алган чаган һәм сәрби агачлары сирәкләнә, территория тәртипкә китерелә.
Бу ерак вакыйгаларга күп вакыт үткән. Әмма безнең тарихыбыз нинди генә булмасын — ул безнеке һәм аны кешеләр — безнең дәү әтиләребез, хәтта карт әтиләребез төзегән. Аларның эшләреннән оялырга ярамый. Бер акыл иясе, әгәр тормыш искиткеч яхшы булса, бу — тормыш түгел, ә әкият булыр иде, дигән. Безнең тарих турында да шул ук сүзләрне әйтергә була. Аны бары тик өйрәнергә һәм элекке вакыйгалар турында истәлекләр саклаган һәрнәрсәнең кадерен белергә кирәк.
Инсур Шәңгәрәев.
Мәкаләдә туган якны өйрәнүче Т.С.Килмәтов, Н.Х.Хәмзин истәлекләре, район гәзите мәкаләләреннән кайбер язмалар, шул еллар вакыйгалары шаһитлары истәлекләре файдаланылды. Бу материалны яңа мәгълүматлар белән тулыландыручы табылса, автор бик шат булыр иде.