Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Бәхет (Счастье)

Дата написания: 
16 декабря 2019

Инсур Мөсәнниф
Бәхет
“Яңа елда яңа бәхет телим!”
Миңа шундый теләк телиләр.
Былтыргысы әле үтмәде бит!
Әллә инде шуны белмиләр.

Ява микән күктән чиксез бәхет?
Бу дөньяда алай булмыйдыр…
Яздырмасын Ходай биргәненнән,
Ул бит аны өеп куймыйдыр.

Яңа, иске бәхет була микән?!
Менә шундый сорау – бик кискен!
Яңамы ул, яки искергәнме?
Моны кеше үзе хәл итсен...

“Барысы да соңлап килде миңа”, –
Диючеләрне дә күрдем мин.
Вак(ы)ты җитми, берни килми икән,
Яши торгач, шуны белдем мин.

Әле бәхетлемен (тфү-тфү-тфү-тфү!) –
Берсенә дә һич тә юк үпкәм.
Яңа бәхет сорап, кулым сузмыйм –
Искесе дә миңа бик җиткән!

Көн дә кояш калка, җаным – тәндә,
Күкләр карны җиргә мул сипкән...
Көн дә иртән тагын күзем ачам –
Иске-яңа бәхет шул икән!
5-16.12.2019.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Бәхет. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 282-283 бб.