Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Безгә хәбәрче килгән (интермедия)

Дата написания: 
21 декабря 2007

Инсур Мөсәнниф
Безгә хәбәрче килгән
Интермедия

Катнашалар:
Муса абый - тракторчы.
Матика - хәбәрче кыз.
Маhира - бухгалтер кыз.
Дося - җыештыручы хатын.
Әбләй - колхоз идарәсе рәисе.
Шофер.
Кирәкле әйберләр: «Правленья», «Прсидател», «Машина», «Трактор», «Плуг» дигән язу-плакатлар.

Колхоз идарәсе. Рәис өстәл артында утыра. Дося тыны бетеп йөгереп керә.
Дося (куркып). Әбләй абый, анда... анда (кулы белән селтәп күрсәтә) гәҗиттән кәриспәндит килгән!!!! Марҗа!!!!
Рәис. Тагы нәмә кирәк икән инде аларга? Тәнкыйть язарга килгәннәрдер инде, аналарын корт чаккыры! Чакыр, керсеннәр.
Матика килеп керә. Кыска итәктән.
Матика: Драсте.
Рәис. Драстуй, если не шутишь.
Матика: Мы приехали написать положительную статью о передовом механизаторе, чтоб и стаж был большой...
Рәис: Ис такой. Муса абзый. (Матикага). Всю жизнь работал на тракторе. Орден, (бармакларын бөгә бара) во-первых, медали, во-вторых. В-третьих, на пенсии, но не отстает от молодежи, работает. В-четвертых, «железный конь» такой старый у него, с ним одногодок. Пиши, чурт с ним, молодым будет поучительный урок. Дося, иди, бар, чакыр Куснимарданны.
Дося. Кайсысын?
Рәис. Атаң башы, шуфирны!!! Басуга алып барып кайтсын, Муса абый янына. Ярый, пука.
Матика: До свидания.
Рәис. А-а... Тукта әле, син татарча беләсеңме соң?..
Матика. Минеке татарча белмес ни фига.
Рәис. Ах, атаң башы икән. Муса абый да урысча бер авыз сүз дә белми бит әле, чөнки шул эш дип, район үзәгеннән дә ерак чыкканы юк. Тәрҗемәче табарга кирәк... Бар әле бухгалтер Шариффаны тап: коридоры белән бергә сигез сыйныф үткән иде бугай. Бухгалтер итеп куярга аңардан башка яшьләр дә калмады бит, калса да, бүген я махмырдан интегеп ята, я булмаса иртәгә махмырдан интегергә «әзерләнеп» ята (тамак астына чиртеп күрсәтә), ягъни, мәсәлән.
Матика (үзенчә аңлап, кулы белән селтәләнә). Я на работе не пью...
Рәис. Нинди эчү, ди, әле монда, размечталась. Булса үзем эчәр идем әле, кичәгедән соң баш үтереп авырта...
Дося. Шафифра, Шариффа!!! Кер әле.
Шариффа керә.
Шариффа. Нәмәстәкәй кирәк?
Рәис (үзалдына сөйләнә). «Нәмәстәкәй» сия кирәк ул, ә безгә тәрҗемәче кирәк. Менә хәбәрче иптәшне басуга Муса абый янына алып барыгыз, тәрҗемәче булырсың.
Шариффа. Ярай hуң. Зделаем.
Чыгып китәләр.
Картина. Юлдан машина бара, шофер рульне боргалый (машина ролен башкаручы мотор тавышы чыгара). Басуда Муса абый трактор белән җир сөрә (имитировать). Килеп туктыйлар.
Хәбәрче: Расскажите, пожалуйста, где и кем вы работали в молодости?
Шариффа: Кем булып эшләдең әле син яшь чакта?
Муса абый. Мин ни, гомер буе шул «трах»та эшләдем инде, әбрәзәвәнҗә булмагач, хәер, Ленин бабай әйтмешли, белем булмаса да, кешедән ким булмадык, эшләдек, балалар үстердек.
Шариффа (тәрҗемә итә). А что я, всю жизнь работал в трахалке, хотя не умел ни писать, ни читать. А как рассказывал дядюшка Ленин, чтоб иметь детей кому образованья не хватало...
Хәбәрче кыз, Муса абзыйны баштан аяк карап чыгып, артка чигенә.
Матика: А за что Вам дали орден?
Шариффа: Ә орденны каян алдың, ди, бу марҗа.
Муса абый. Каян алдың, дип ни...
Шариффа: Откуда взял, гвришь...
Муса абый: Көне-төне шул трах өстеннән төшми ятканга бирделәр инде.
Шариффа: Путами чту не слезал с трахалки день и ночь.
Муса абый. Элек чәчүчеләр итеп хатыннарны, кызларны куялар ие. Аларны силкага бастырып куясың да, әйдә инде, трах белән «тырык-тырык» басу буйлап.
Шариффа: Раньше сеяльщиками ставили баб, чувих. Ставишь их на силку, и айда инде, «трык-трык» по полю.
Муса абый. Арттан порхылдап тузан гына чыга.
Шариффа: Только пыль летит с задней стороны...
Муса абый. Хатын-кызларның өстен-башын танырлыгы калмый ие, аннан киемнәрен көне буе кагалар...
Шариффа: У баб ничего не оставалось из одежды, потом целый день били одежду.
Муса абый. Калырга ни, көне буе басу буйлап порхылдап чап та... Өстәвенә, (Муса абзый ышандырырлык булсын өчен бармагын өскә күтәрә) көне буе силка баскычында менә болай селкенеп (Муса абзый ышандырырлык булсын өчен баскан килеш селкенү-чүгәләү хәрәкәтләре ясап ала) йөреп кара әле, кызым.
Шариффа: Конечно не останется, раз целый день скачешь по полю, (Маhира үз алдына сөйләнә) порхылдап, порхылдап нәмә була соң әле... әhә, мәсәлән, порхылдап карга оча махая крыльями, как старая карга. Добавляю (Маhира бармагын өскә күтәрә) целый день на лестнице сеялки вот так делаешь (Маhира баскан килеш селкенү-чүгәләү хәрәкәтләре ясап ала). Иди ты тоже попробуй, доченька.
Муса абый. Шулай итеп үземнең хатыннар белән көненә өчәр нурма бирә торган иек.
Шариффа: Вот так в день со своими женушками давали по три нормы.
Матика. А не помните ли каких-нибудь интересных случаев из своей жизни?
Муса абый. Кызыгы-мызыгы бергә иде инде шунда, бәләкәчем.
Шариффа: Да весь интерес-то там и было, крошка.
Муса абый. Бервакыт бригадир сорый гына бит кызлардан...
Шариффа: Вот отнажды бригадир просит у девушек...
Муса абый. Аңлашылып тора, шул инде, башка нәрсә сорасын - чүт-чүт башы авырта.
Шариффа: А что просит и почему просит, наверное, и ежику понятно — маленькая головка болит.
Муса абый. Кичә күбрәк киткән.
Шариффа: Вчера многократно повторял.
Муса абый. Ния, кызларга жәлмени, тиз генә урманга барып килеп, «без - сиңа, син - безгә», дип, көлә-көлә бирделәр.
Шариффа: А что, девушкам разве жалко, пошли в лес и дали, и сказали «мы - тебе дали, а теперь ты нам сделай то же».
Муса абый. Бригадир да кеше бит, норманы күбрәк язачак.
Шариффа: А что бригадир не человек, норму больше подпишет.
Муса абый. Басу бит авылдан унбиш чакрым ераклыкта, аларда каян баш төзәткеч булсын, дисеңме?
Шариффа: Поле в 15 километрах от деревни, спрашиваешь, откуда у них... баш төзәткеч, баш төзәткеч... әhә, скалка...
Муса абый. Ния булмасын, безнең совет хатыннары бит алар.
Шариффа: А как не быть, они же были женщинами советов...
Муса абый. Урман янәшә бит - кырмыска оясына әче бал куйганнар икән, чукынмышлар, менә мондый зур, тар авызлы пыяла савыт белән, грузиннар шәраб куя торган кебек (Муса абзый ышандырырлык булсын өчен зурлыгын, формасын ике кулы белән күрсәтеп тә бирә).
Шариффа: Лес рядом - они, крещенки, в муравейник поставили горький мед, вот с таким большим посудой (Маhира ышандырырлык булсын өчен күрсәтеп тә бирә), как у грузинов.
Муса абый. Ә хәзер син сорап кара, бушлай бирерләр микән? Менә син бирер идеңме, кызым?
Шариффа: А вот теперь иди спроси, дадут тебе бесплатно? А вот ты сейчас дала бы мне бесплатно, а, доченька?
Матика: Нет, нет и еще раз нет! (куркып, йөгереп чыгып китә).
Муса абзый. Болай ничауа гына икән бу кызыкай, бәләкәй малайга әйтергә кирәк әле, йөрмәсен буйдак булып. Ничауа килен чыгачак моннан...
21.12.2007.