Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Бер шагыйрь кабере янында

Дата написания: 
10 октября 1995
Заметка: 
Стихотворение является частью цикла стихов «Бер гомер»

Инсур Мөсәнниф
Бер шагыйрь кабере янында

Кабереңә килдем әле менә...
Аяк аста карлар – шыгыр-шыгыр...
Күрәм кебек кабер ташларыңда:
“Яхшы шагыйрь, дустым, - үлгән шагыйрь”.
Кабереңә килдем әле менә...
Карлар ява елап – шыбыр-шыбыр.
Көтмә инде, килми алар монда:
Алар – тумас борын үлгән шагыйрь.
Юк аларның, иптәш, вакытлары –
Рифма эзли алар мыңгыр-мыңгыр.
Мине белмисеңдер... көтми идең...
Көтмәсәң дә, әйдә, укыйм шигырь.
Юк, юк, иптәш, түгел үземнеке...
Дөньялыкта күпләр укыгандыр.
Вакытыңны бәлки урлагандыр.
“Шагыйрь” булгач кына оныткандыр.
Үпкәләмә, әйдә, төкер әле...
Тыңла әле, укыйм шигырьләрең.
Күңел эретерлек яза идең –
Эремәсме каткан бәгырьләрең...
9-10.10.1995.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Бер шагыйрь кабере янында. Шигырь. "Тургайлар канат кага" җыентыгы, авторлар коллективы. Уфа, "Китап", 1996, 14-15 бит.
2) Мөсәнниф Инсур. Бер шагыйрь кабере янында. Шигырь. "Яңарыш" (Удмуртия), 10.01.2003, №3.
3) Мөсәнниф Инсур. Бер шагыйрь кабере янында. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 114 б.