Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Бер карашың җитте

Дата написания: 
15 апреля 1994
Заметка: 
Стихотворение является частью цикла стихов «Сөю кайтавазы»

Инсур Мөсәнниф
Бер карашың җитте

Сиңа булган кайнар сөюемне
Кар бөртекләренә сөйләдем.
Энҗе карлар кайнар хисләремнән
Эреп юкка чыкты, түзмәде.
Сиңа булган кайнар сөюемне
Мин мәңгелек бозга сөйләдем.
Һәм боз шунда, тере чишмә булып,
Эреп акты ярсып, түзмәде.
Кыюлыгым туплап, үзеңә дә
Кайнар хисләремне сөйләдем.
Эремәде бозлар күзләреңдә,
Кышка әверелде җәйләрем.
Карлы-бозлы бер карашың җитте –
Ярты юлда калды сүзләрем...
Июнь бураннары күмде хисне,
Әверелде бозга йөрәгем...

Эретергә учак эзләвем.
14-15.04.1994.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Бер карашың җитте. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 55 б.