Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Бер дустым бар

Дата написания: 
07 февраля 2017
Заметка: 

Фото Ларисы Саливановой. 17.05.2017.

Инсур Мөсәнниф
Бер дустым бар
Айрат дуска

Безнең дуслыкка да инде байтак гомер –
Кырык биш ел тулып бара бит.
Дөрес, беркайчан да янәш яшәмәдек,
Безнең тормыш – киң кыр-дала бит.

Безне мәктәп очраштырды hәм... бәйләде,
Мәңгелеккә, дип, дус булыгыз.
Күзгә күренмәсә дә, бергә үр(е)леп,
Узсын, диеп, тормыш юлыгыз.

Араларны элек хатлар тоташтырды,
Хәзер телефоннар модада.
Яхшы таныш синең тормыш хәлләреннән,
Зур серләр юк безнең арада.

Дуслык шулай була микән, беркайчан да
Ярдәм сорап миңа килмәдең.
Ә мин... әгәр син килсәң дә, ярдәм итәр
Хәлдә булдым микән... белмимен...

Четерекле хәлләр байтак булды юлда –
Тормыш дигән кайнар казанда.
Күпләр сынды, яки күчте мәңгелеккә,
Ан(ы)сы инде Алла кулында.

Ә бүгенгә, әле исән чакта,
Әле
Чайкалганда тормыш-дәрьяда,
Ни куаныч әйтә алу, чын күңелдән,
Бер дустым бар, дип, бу дөньяда.
6-7.02.2017.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Бер дустым бар. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 185-186 бб.

Прикрепленные файлы: