Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Барсың, берсең. Әмма... (М.Гафури белән сөйләшү)

Дата написания: 
28 июня 2020
Заметка: 

Примечание. Это стихотворение предложил в традиционный Международный литературно-художественный конкурс «МЫ ЧИТАЕМ МАЖИТА ГАФУРИ-2020», посвященного 140-летию со дня рождения Мажита Гафури и 75-летию Победы в Великой Отечественной войне.

Инсур Мөсәнниф

Барсың, берсең. Әмма...
(М.Гафури белән сөйләшү)

Юктырсың ла, алла!.. (Зарыйлык*)
М.Гафури.

“Юктырсың ла, алла!.. Әгәр булсаң,
Сабыр итмәс идең бу эшкә,
Бөтен кодрәтеңне баглап куймас
Идең җирдә алтын-көмешкә...”

Бу юлларны язган сәгатьләрдә
(Каршы чыгып гореф-гадәтләргә),
Аңладымы икән бөек шагыйрь
Ук атканын мең-мең йөрәкләргә?

Аңлаучылар, әйе, аз булгандыр,
Чөнки төп сүз – “Алла, юктырсың ла...”
Ничек түзгән йөрәк... Уйлап кара –
Каршы чыгып, дөнья котырсын да...

“Күрер идең көчсез бәндәләрне,
Ярдәм итәр идең аларга,
Ирек бирмәс идең көчлеләргә
Көчсезләрне болай таларга”.

Йөз еллардан артык вакыт узган,
Ни үзгәрде, кара, бу дөньяда?
Көчсез бәндәләрне таламаска
Намус уяндымы соң аларда?

“Яшь түктермәс идең кан аралаш,
Ишетер идең аһ-зарларны.
Күп кешеләр эчтән сызлап йөри,
Бер кызганыр идең аларны...”

Мин аңлыймын, һич тә гаебе юк
Бу хәлләрдә Аллаһ Тәгаләнең...
Болар барсы кара намусында
Аллаһтан баш тарткан бәндәләрнең...

“Яраткансың халыкларны, фәкать
Тигез итеп яраталмадың,
Чын мәхәббәт һәм дә шәфкать нурын
Тигез итеп тараталмадың!..”

Гафу, тик, минемчә, халыкларның
Барсы тигез итеп яратылган...
Бәдбәхетләр тырышлыгы белән
Бары аерылган, таратылган...

“Бәндәләрең булды чын бәхетсез,
Диннәрең дә бәхет бирмәде;
Тәгълиматың ушбу* көнгә чаклы
Сәгадәткә* ирештермәде...”

Диннәрнең дә юктыр бер гаебе...
Дин артында тора бит кешеләр...
Дин аера, динне чәкәштерә
Иблис җаннар һәм “җир бит” ишеләр...

“Хаким иттең*, раббым, җир йөзенә
Кара көчне, алтын-көмешне;
Синең голувиятең*, кодрәтеңә
Ушбу эшләр бер дә килешми...”

Барлык алтын-көмеш, бар байлыклар
Бүленгән ул тигез халыкларга...
Әмма кемдер бүлә кешеләрне
Өстеннәргә... аннан сарыкларга.

“Ярый ла син үзең бик рәхәттә,
Бәндәләрең кан-яшь түгәләр,
Гомер буйларына михнәт чигеп,
Газап эчләрендә үләләр...”

Тәңре күктә... Аңа рәхәт микән,
Күрү мөмкин түгел, күкләр ерак...
Бәлки ул да кара яшь түгәдер,
Мәхлук адәмнәрен җәлләп, елап...

“Кодрәтең там* булса, бер фәрманың*
Җитмәс идеме соң тыярга,
Чын-чын татулыкны, мәхәббәтне
Мәңге урнаштырып куярга?..”

Алла фәрман бирми... Барлык фәрман
Туа бары адәм башларында...
Бары хикмәт шунда: карашлары
Диндә түгел – якут ташларында...

“Сабыр иткән бәндәләргә вәгъдәң
Ахирәттә гаять зур-зурын,
Шу* вәгъдәңнең бик аз гына кыйсьмен*
Дөньялыкта күрсәт, ач нурың!..”

Белмим... Хәер, вәгъдә – иман, диләр,
Аллаһ бит ул, юк, юк, алдамастыр!
Җирдә оҗмах вәгъдә итүчеләр:
Аның вәкилләре, зур-вак җитәкчеләр,
Аның сүзен егып, гөнаһ көрәүчеләр,
Сакланыгыз – Аллаһ каргамасын!!!
28.06.2020.

Аңлатмалар:
Зарыйлык – зарлану.
Ушбу – шушы.
Сәгадәт – бәхет.
Хаким иттең – хуҗа иттең.
Голувият – бөеклек.
Там – төгәл, бөтен.
Фәрман – боерык.
Шу – шул.
Кыйсьмен – өлешен.