Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Авылга нигә кайталар?

Дата написания: 
28 октября 1994
Заметка: 
Стихотворение является частью цикла стихов «Бер гомер». Здесь напечатано исправленный (несколько раз) вариант.

Инсур Мөсәнниф
Авылга нигә кайталар?

Шаяру

...Сине ташлап киткән балаларың
Китмәскә дип, кире кайталар.
Туйлар гөрли, яшәрә авыллар,
Җирне ямьләп, туа сабыйлар.
Хәния Фәрхи, “Сагынам сине, Питрәч”.

Икмәккә тилмертсә дә, калалар
Яшьләрне ныгырак тарталар.
Кала гөрли – бетәләр авыллар,
Йөгреп йөрми анда сабыйлар.
Сагыш баса, тыңлап матур җырлар,
Карт-коры, елап, бер тыңлар:
“...Сине ташлап киткән балаларың
Китмәскә дип, кире кайталар”.
...Китмәскә дип, кайтмыйлар шул, авыл, -
Иткә диеп, сиңа кайталар.
28.10.1994.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Авылга нигә кайталар? Шигырь. "Тургайлар канат кага" җыентыгы, авторлар коллективы. Уфа, "Китап", 1996, 35 б.
2) Мөсәнниф Инсур. Икмәккә дип... Пародия. "Тулпар", 1999, №2 (март-апрель), ? б.
3) Имзасыз. Авылга нигә кайталар. Пародия. "Яңавыл таңнары", 20.07.2002, №84.
4) Мөсәнниф Инсур. Авылга нигә кайталар? Шаяру. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 89-90 бб.