Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Авылдашыма – Мәскәү турында. Райондашыма – Яңавыл турында

Дата написания: 
03 июня 2017
Заметка: 

Максим авылы егете, шагыйрь, үзешчән композитор Әнис Шәймәрдановның шушы шигырен укыгач, күңелдә кинәт шушы шигъри юллар туды. Нәтиҗәсе - түбәндә. Социаль челтәрдән кайбер фикер алышуларны да "чәлдердем". Фотолар да (1нче - Яңавыл, 2нче - Останкино каланчасы) Интернеттан.

Анис Шаймарданов
г. Зеленоград (Москва г), Россия
23 мая
Авылдашыма – Мәскәү турында

Кызыл мәйдан, «Үлемсез полк»,
Язгы Җиңү парадын
Телевизордан карыйсың –
Мин якыннан карадым!
Җир астының «метро» атлы
Поездын көн дә күрдем.
«Мәскәү Үзәк Кулчасы» бар –
Мин үзем шунда йөрдем!
Диңгез, океан, джунглилар
Якын икәнен белдем:
Зоо-паркта кем генә юк –
Мин үзем анда кердем!
Кутузовның җиңү белән
Кайткан данлы күперен
Мин дә җәяү үтеп чыктым,
Мәрмәр тактаны күрдем.
Аның исеме бирелгән
Урамыннан атладым.
Истә калды мәктәбендә
Дәрес биргән чакларым.
Ерак түгел бизнес-үзәк,
Кайнар аш өчен килдем.
«Мәскәү-Сити» бик биек ул –
Мин үзем анда мендем.
Космоска очкан тизлектә
Күтәрелдем мин өскә,
Сиксәненче катта булу
Хәтта кермәде төшкә.
«Музеон»да йөргән чакта
Сокландым фонтанына,
Мәскәү-елга буйлап йөзгән
Ял-круиз корабына;
Рәссамнарның яр буена
«Шедеврлар» куйганын,
Көн буена карап йөреп,
Һич сокланып туймадым.
Кремльдә концерт залында
Татарча җыр тыңладым.
Экранда «Үзгәреш җиле»н,
Белдем, күреп калганың.
Мөселманнар мәчетенә
Кердем түбәтәй киеп,
Бердәм намазга тезләндем:
«Ярлыка, Ходам!» – диеп.
«Останкино»га да кердем,
Дуслар тамашасына,
Караш ташладым биеккә,
«Биш йөзлек» башнясына.
Шунда, дустым, уйлап куйдым –
Син экранга карыйсың.
Мин булып узган җирләрне
Фотолардан таныйсың.
Тик Мәскәүнең матурлыгын
Алыштырмый фотолар.
Вакыт табып, күреп киткән
Дуслар бик нык оталар!
23 май, 2017 ел.

Инсур Шангареев
Инсур Мөсәнниф
Яңавыл шәhәре, Русия
3 июнь, 2017 ел
Райондашыма – Яңавыл турында
Әнис Шәймәрдановка җавап йөзеннән

Яңавылның «Үлемсез полк»ын –
Язгы Җиңү парадын –
Телевизордан түгел,
Мин якыннан карадым!
Җир астыннан «тимер ат»лар –
Поездлар чапмаса да,
«Урап узу» урамы бар –
Вәт хозурлык ичмасам!
Диңгез, океан, джунглилар
Ерак икәнен беләм.
Зоопарклар килеп тора –
Иренмим, барып күрәм!
Жуковның да маневр белән
Үткән данлы юлларын
Мин дә “тәпиләп” уздым...
Күрдем шахмат тактасын.
Аның исеме бирелгән
Урамыннан атладым.
Истә hаман “районка”да
Язып чыккан чакларым.
Ерак түгел ашханәләр,
Әмма ашыйм өемдә...
Йөгәмәш тау бик биек ул –
Очы күккә чөелгән.
Хәзер анда тимер “башня”
Утыртканнар – манзара!
Тирә-якка бер күз салсаң,
Хәтта тыннар кысыла!
...Музеенда йөргән чакта
Сокландым залларына,
...Мәгърур Бүә буйлап йөзгән
Зур агач салларына.
Күргәзмәгә нинди даhи
Шедеврлар куйган соң?
Көн буена карап йөреп,
Һич сокланып туймассың.
РДКда иркен залда
Татарча җыр тыңладым…
…Ишетсәң, «Яңавыл» сүзен,
Беләм, җаның сызлавын…
Безнең Җәмиг мәчетенә
Барам, табып бер ара,
Аллаhтан разыйлык сорап,
Салам хәер-садака.
Рәхименнән ташламасын
Бар да Ходай кулында.
Начар уйлы бәндә (җанвар)
Очрамасын юлымда...
...Күрдем тальян бәйрәмен дә –
Тамашасын дусларның...
...Күз салдым зәңгәр күккә,
Төркеменә кошларның...
Шунда, дустым, уйлап куйдым –
Син экранга карыйсың.
Мин басып торган җирләрне
Фотолардан таныйсың.
Тик бу якның матурлыгын
Алыштырмый сүрәтләр...
Туктар аңа сокланудан
Бары үле йөрәкләр!
Бер якта торсын “г.Москва”,
Минем Мәккәм – Яңавыл!
Анда барыр теләгем юк,
Чакырсаң да каравыл!

3 июнь, 2017 ел.

Анис Шаймарданов:
– Пародия остасы син –
Дустым Инсур Мөсәнниф...
Мәскәүне мактап язмадым –
Әйттем: әле исән дип!
Тамак өчен диеп чабам,
Көн дә иртән ашыгып.
Ризыкларым бу шәһәрдә,
Яңавылда – кашыгым!
Язмышлардан узмышларны
Мин эзлимен ачынып,
Зая үткән гомеремнең
Болгап “буп-буш” янчыгын.
03.06.2017 (җавап хаты)

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Райондашыма - Яңавыл турында. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 189-192 бб.

Инсур Шангареев:
– И-и, Әнис, бу пародия түгел, түгел!!!!!!!! Бу - күңелдә кинәт туган җавап хаты гына! Аннан, Әнис, әйбәт әйбер генә кинәт күңелдә Илhам уята!

Инсур Шангареев:
– Әнис, бу әйбер - бер риясыз, бер кинаясез язылган әйбер. Укыдым да , "келт" итеп шушы юллар туды да куйды! Күптән язган юк иде, рәхмәт сиңа! Аннан, барысы да Яңавылда кала алмый, югыйсә сыя алмас идек, эш тә таба алмас идек... Хикмәтле инде бу донҗа, картлар әйтмешләй....