Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Атаң башы!

Дата написания: 
05 октября 1995

Инсур Мөсәнниф
Атаң башы!
Памфлет

Кемнең кайдан, нинди исемнең каян килеп чыкканын фараз иткән мәкаләләр укыйсың да, ирексездән: «И-и атаң башы!» – дип куясың. Кайбердә, урыс әйтмешли, «выеденного яйца не стоит» булган нәрсәләрне дә, болгатып бетереп, беркем аңламаслык итеп язып чыгалар. Менә, мәсәлән, «Казан, Казан, Казан, аты чыккан каян?» – диләр. Чүт ли диссертация язмыйлар. Соң, атаң башы, шуны да белмәскә чистый темнота булырга кирәк. Кайдан чыксын соң инде ул «казыган» сүзеннән чыкмыйча?! «Казыган шәhәр» – и всё! Элек соң казымыйча нинди шәhәр төзелгән?! Казыганнар, казыганнар hәм казыганнар – и менә сиңа шәhәр, ныгытма! Тфү! Имеш, каз шәhәре, казый шәhәре, таз шәhәре, баз шәhәре, саз шәhәре! Казы казалаган таз казый сазга казыган баз шәhәре – соңгы чиктә Казан шәhәре шул була инде. Атаң башы! Тик, чур, бу исемгә мин авторское право имею! Һәм үземә кандидатлыкны сикертеп үтеп, тарих фәннәре докторы исемен бирүегезне таләп итәм. Шылдымы, атаң башы! Запаста ул исем булмаса, берәр хәсрәт докторныкын булса да тартып алып бирегез.
Исем дигәннән. Кутузов (ну Голенищев инде) – кем ул: нимесме, татармы, литвалымы?.. Күпме шул хакта баш ваталар. Ватмагыз – татар ул, татар! Борынгы бабасы Котдус исемле булган, шуны да белмәскә инде, уптым илаhи надан булырга кирәк, әйтер идем кандидат, духтыр булып йөрүегезне, Чемберлинның сатыйм атасын! Имеш тә мимеш, Кутуз исеме “кутур, котырган” сүзеннән кергән. Сез үзегез котыргандыр, билләhи! Бәлки ул кутузка – төрмә дигән сүздән фамилиягә күчкәндер? Бәлки аның борынгы бабалары юлбасар булгандыр, тотып, кутузкага япканнардыр, шуннан “Кутузов” дип пачпырт биреп чыгарганнардыр. Ә юлбасар – менә дигән сугышчы бит инде ул, бу сәләт оныкларының оныкларына буыннан-буынга күчсә, гаҗәпме ни?! Бар Аурупаны басып алган илбасар Наполеонны шул юлбасар оныгы гына җиңмәсә, кем җиңәр иде? Ярый әле ул җиңгән, җиңмәсә, хрансуз булып бетәр идек. Алла саклаган: ярый әле урыс кына булып калдык.
Мужыт, Кутузов фамилиясе гүпчем картуз дигән сүздән килеп чыккандыр әле. Татарның иң яраткан баш киеме шул урысның картузы бит. Түбәтәйдән дә битәр яратып, каешланып беткәнче кия ул аны. Татар кешесе түбәтәйле адәм күрсә: “Шта такуй нация?» – дип аптырашка торып кала.
Аннан Суворов, Суворов, диләр. Ул да татар. Мин яшәгән Яңавыл районында (Башкортстанда, билгеле) Суворов фамилияле чи татарлар бот тубыгыннан, безнең Яңавылча әйтсәк – атаң башы! Үзегез килеп тикшерегез: Цуварев, Суваров дип үзгәртеп язылганнары да бар. “Суворов” – соң шуны да аңламаска – “чобар” сүзеннән бит инде ул. Томана сукырга да аңлашыла: “чобар”, “чуар” (мәсәлән, чуар тавык) сүзенең татарның диалектлар сүзлегенә кермәве әле ул татар сүзе түгел дигәнне аңлатмый, ә татар телен белмәүне, галимнәрнең аны өйрәнергә теләмәүләрен генә аңлата. Ненавижу шул простуй истинаны да аңламаган татар урысларын. Аларга лишь бы татарны кимсетергә, әһәмиятен түбәнәйтергә булсын, атыңны корт чаккыры!
Мин әле тагын бик күп нәрсәләр беләм. Шуңа бик яратып та бетермиләр инде бетерүен. Кирәк дип тапсагыз, килеп сораң, адресым редакциядә.
Менә, мәсәлән, "түрә” сүзен генә алыйк. Сразы ике вариантын тәкъдим итә алам.
1. Борынгы заманнарда берәр башлык күренсә, халыкка: “Тор үрә!” – дип җикергәннәр. Тора-бара, тиз әйтелүе сәбәпле, “ор” төшеп калып, ул “түрә”гә әверелгән. Хәзер дә “Түрә!” дисәләр, халык, сынсыз калып, аягүрә ката, аны күрер өчен бер-берсен таптап, изеп-сытып бетерергә әзер.
2. Икенчесе “түр” сүзе белән бәйле. Берәр башлык килсә, аны һәрчак түргә утырта торган булганнар. Татар кешесе бик кунакчыл булмаса да (шул саранлыгы бераз гына мешайтли), түрә алдында баш ияргә маһир бит ул. Димәк, “түрә” – түрдә утырырга хаклы кеше, ну, хаклы ук булмаса да, дәрәҗәсе буенча түрдә утырырга тиеш кеше була инде, җәмәгать.
Болардан кала, тагын әллә нинди серләрнең чишелешен генә түгел, атаң башын да табарга була минем баштан. Эзләң, эзләң, атаң башы! Эзләгән – тапкан, ташка кадак каккан, ди татар халкы. Аннан, миннән сорашып белгәннәрегезне монография (сүзе нинди бит – тфү!) итеп чыгарып, очередной звание алырсыз. Иренмәң, бары шул гына!

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Атаң башы! Памфлет. "Тулпар", 1 сан, 1996 (гыйнвар-февраль), 75 б.
2) Мөсәнниф Инсур. Атаң башы! Памфлет. "Алтын балык" китабы. Мәскәү, "Бит-Принт" нәшрияты, 2018, 110-112 бб.

Добавить комментарий