Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Асрамага ал, карга

Дата написания: 
01 декабря 1994
Заметка: 
Стихотворение является частью цикла стихов «Сөю кайтавазы». Фото Инсура Шангареева.

Инсур Мөсәнниф
Асрамага ал, карга
Шаяру

...Урта урыс калкулыгы булсын,
Түбәнлеге, имеш, булмасын.
Шушы җиргә исем кушмый китсәм,
Исемемне урыс урласын!
Гадел Низам, “Урта урыс түбәнлегендә”.

...Эт җирсесә, җиргә ятып ауный.
Миндә – эт халәте. Их, нишлисе!..
Гадел Низам, “Эт биюе”.

...Мин чуашча бик сөйләшер идем,
Тик кызганыч – аны начар беләм.
...Эстонча да белмим, латышча да,
Һәм аңламыйм чәчән, аварларны.
Гадел Низам, “Диалектика”.

...Асмамага ал мине, карга!
Гадел Низам, “Асрамага ал мине”.

Эт котырса, Айга карап улый.
Миндә – эт халәте. Их, нишлисе!..
Түбәнлеге урысныкы һаман,
Урысларнымы тотып тешлисе?..
Флюра дигән татар исемемне
Урлаганнар иблис урыс-бурлар.
Телебез дә урысныкы хәзер,
Ә татарлар – телсез зимагурлар.
Урлашырга мөселман да маһир
(Әйтер идем тагын, низаг чыгар):
Фамилиямне дә чәлдергәннәр –
Низамовлар күпме, Низами бар.
Исем алдым алуын, урлаткач
(Өннәре тыгылсын урысларның):
Ярый ла хөкемгә тарттырмаса
Гадел Кутуй варислары.
Тел, дигәннән... Эстон, латыш, чәчән,
Авар телен белмим, чуашчаны!
Шул бер урыс теле кала инде,
Их, чукындырасыңмыни аны?!
Ә карганың милләте бармы икән?!
Теле болай бай инде моң-зарга...
...Мин үземне асрамага бирәм,
Үз телеңне өйрәт миңа, карга!
1.12.1994.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәниф Инсур. Асрамага ал, карга! Пародия (Гадел Низам). "Идел" (Татарстан), 11 сан, 1995 (ноябрь), 67 б.
2) Мөсәнниф Инсур. Асрамага ал, карга. Шаяру. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 902-93 бб.