Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Ашыкма, бу заман сиңа да килер

Категория: 
Дата написания: 
08 апреля 2017

Ашыкма, бу заман сиңа да килер
(Уены-чыны бергә, әмма күбрәк — җитди)

Яшь булу сәбәпле, көч-гайрәтләре ташып торуга, ә кайвакыт — әти-әниләренең элемтәләре зур булуга сылтанып, кайбер яшьләрнең башкаларны санламавын, өлкәнрәк яшьтәге кешеләргә мыскыллы караш ташлауларын еш күзәтәм. Аларга өлкән яшьтәгеләрне тиктомалга рәнҗетү, ә руль артында булсалар (кайвакыт андыйларга 18 яшь тә булмый, ә автомашина йөртү таныклыгы турында сөйлисе дә юк, бер-бер хәл килеп чыкса — ата-анасы йөрәк пәрасен барыбер коткарачак), юлны кистерү, хәтта билге куелган урында да юл киселешендә юл бирмәү, кибеттә төртеп җибәреп, алга үтү һ.б. бернәрсә дә тормый. Моны һәркайсыбыз шәхси тәҗрибәсендә белә. Ә без, өлкәнрәкләр, читкәрәк чыгабыз, чөнки без «кеше — кешегә дус, иптәш һәм туган» дигән заманда тәрбияләнгән...
Ләкин... Юк, мин андыйларга үртәлмим, бу күңелемне дә тырнамый. Бары тик көлеп кенә куям, хәтта... аларны алда көткән бәхетсезлеккә сөенәм: «синең өчен болар барысы да алда әле». Тик — соңрак булачак. Әмма шул ук вакытта бу инде тагын да тупасрак, явызрак булачак, чөнки, күп яклап, үз тормышын бүген телевизордан күрсәтелүче фильмнарга охшатып төзүче, бары тик мул, бай тормыш, җитәкче кәнәфие, кәттә машиналар, 2-3 катлы йортлар, сылу, яшь кызлар турында гына уйлаучы җансыз адәмнәр үсә. Шундый буын үсә — аларны җирдә башкарган эшләре, гамәлләре өчен түгел, ә «текә» машинасының «текә» саны өчен хөрмәт итәчәкләр. Шулай булмыйча, аларның бит аерылып торасы килә, ләкин... «NNN», «NRN», «RRR», «RNR» һ.б. кебек машина саннарыннан башка горурланыр нәрсәләре, аерылып торыр эшләре юк. Алла сакласын, кеше туганда маңгаена шәхси сан да куя башласалар (әлегә аны кәгазьдә генә куялар — ИНН дип атала), мондыйларда анысы да «текәлеге» белән, валлаһи, аерылып торыр. Күзләрен тондырып, инде синең чал чәчле башыңа басып, алар барыбер өскә менәчәк. Ашыкма, син дә яшьләр өчен «кирәксез нәрсә» булырсың әле. Ни өченме? Чөнки син бүген үзең үзеңә шундый урын әзерлисең. Чөнки сиңа да иртәгә караш бүген үзең башкаларга күрсәткәнчә булачак. Бу хакта әле син бик күп тапкырлар уйланырсың. Тик бу сүзләрне син инде 40тан узгач кына исеңә төшерерсең.
...Ә мин синең көчең, яшьлегең, матурлыгың белән масаюыңнан, ак тешләреңне күрсәтеп (әлегә синдә алар 32), ат кебек кешнәвеңнән мыек астыннан гына көләм. Сине алда көткән сынаулардан да сөенеп көләм. Ә бит 20 ел да узмас, барысы да кабатланыр.
Чәчләренә чал төшкән, тормыш тәҗрибәсе туплаган 60 һәм аннан да өлкәнрәк яшьтәгеләр вәкиле
Инсур абыегыз Шәңгәрәев.
Соңгы сүз урынына. 20 еллап элек "Яңавыл таңнары" район гәзитендә басылды.