Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Алмагачлар шау чәчәктә...

Дата написания: 
20 мая 2016

Инсур Мөсәнниф
Алмагачлар шау чәчәктә…

Бакчаларга ап-ак болыт төшкән –
Алмагачлар аткан шау чәчәк…
Һәрбер чәчәк сафлык билгесе бит –
Безнең җанга аклык күчәчәк.
Алмагачның ап-ак чәчәкләре
Талгын җилдә җиргә сибелә…
Әйтерсең лә, салкын җирнең өсте
Ап-ак юрганнарга төренә.
Бу дөньяда аклык белән сафлык
Ай-һай җитми әле, беләсез.
Җан өшеткеч дәһшәт, вакыйгалар
Булып тора әле, күрәсез.
Күчсен җиргә аклык, күчсен сафлык,
Бу дөньялар шундый ямьләнер…
Күңелләргә аклык, сафлык иңәр,
Явызлык та артка чигенер…
20.05.2016.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Алмагачлар шау чәчәктә... Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 179 б.