Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Акыл кайчан керә?

Дата написания: 
06 декабря 2020

Инсур Мөсәнниф
Акыл кайчан керә?
Шаяру

Сабый туганда акылы
Була, ди, табанында...
Халык сүзе бу... Хактыр, дим,
Бусы да, калганы да...

Алтмыш-җитмештә генә ул
Җитә, ди, килеп башка...
Белмим, бәлки, бу ялгыштыр...
Юк андый язу ташта...

Ә минем... минем, ахрысы,
Ул һаман табанымда:
Ышанам ни әйтсәләр дә,
Аермыйм ялганны да;

Сабыйдай, һаман табынам,
Изгелек, гаделлеккә;
«Айт» итсәләр, «тайт» итәргә
Торамын әзерлектә...

...Я җиткәндер тубыгыма,
Әйтәм чын йөрәгемнән –
Башыма да күп калмыйдыр...
Узса ул күкрәгемнән!

Алтмышны уздым бит хәзер,
Керде чүт-чүт акыл да –
Башка кадәр җитмәсә дә,
Бара алга, ахылдап.

Әйе, инде акыл белән
Хәлләр аз-маз арурак:
Ниһаять, ул күтәрелде
Кендектән... югарырак!

Тик шик бар шул: шат булырсың,
Кергәне чыкмаса да,
Һәм, авышып бер як читкә,
Аяктан екмаса да...

...Халык хаклы, колак салам
Зирәк шул сүзенә дә:
Ятка түгел... билдән түбән
Ышанма үзеңә дә!
18.03.-6.12.2020

СҮЗ СОҢЫНДА. Бу төркемнең* («Написано в Башкортостане») максаты-юнәлеше шундый булгач, югарыдагы шигырь мисалында ИҖАТ ЛАБОРАТОРИЯСЕ хакында да сөйләшеп алыйк әле. Әгәр игътибар итүче булса, шигырьне яза башлау һәм тәмамлау арасында 9 (!) ай диярлек вакыт ята (ана карынындагы сабый кебек, дөрес, барлык шигырь дә алай озак тумый, әмма булгалый)... Шушы чорда төрле үлчәм белән аның 4 вариантын язып карадым... Һәрберсен, кире кайта-кайта, 50-60 тапкыр укып, төзәтеп маташтым... Барысы да, яхшымы-яманмы, шигырь рәвешенә керде кебек... «Кебек» кенә шул менә!.. Тагын әллә ничә тапкыр укыдым һәм... йөрәгем еласа да, салган барлык тырышлыгым, йокысыз сәгатьләрем бик-бик кызганыч булса да, күз яшьләре белән диярлек 3 вариантын җуйдырып, бары тик шушысын гына калдырдым. Ярый әле, хәзер компьютер бар, ул булмаса, ничә ручка карасын бетереп, бер-ике кап «Снегурочка» кәгазен чүплеккә чыгарып түгәр идем! Һәм тагын: ручка белән яки компьютерда язу рәвешендә, тизлегендә байтак аерма бар (туган фикерне «яшен тизлегендә» беркетеп куярга була), димәк, бу шигырь дә бөтенләй диярлек икенче төрле булыр иде...
Менә шундый ул ИҖАТ ЛАБОРАТОРИЯСЕ... Дөрес, һәркем үзенчә яза, кем әйтмешли, «каждый дурак по-своему с ума сходит» (Михаил Шолохов,
"Тихий Дон", кн. 1, ч. 2, гл. 16). Кем татарча аңламый, инглизчә варианты: Everyone goes crazy in а different way (Каждый сходит с ума по-своему).
* Бу соңгы сүз шул төркем өчен язылган иде.