Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Аклы-каралы дөнья...

Дата написания: 
14 марта 2021

Инсур Мөсәнниф
Аклы-каралы дөнья...

Ай, бу дөнья, вай, бу дөнья! –
Бер каргадым, бер сөйдем:
Я бер агын, я карасын,
Я бер сорысын күрдем.

Без, кешеләр, шулай инде,
Күрәбез тик бер якны.
Башкалар ни уйласа да,
Бары тик без, без хаклы!

Дөньяның үз әйләнеше –
Була кара, ак ягы.
Сине буйый я карага,
Була яки ак чагың...

Дөнья акмы, я карамы –
Аңлап кара син аны...
Әллә инде без үзебез,
Карамыйча ал-артны,
Белми чама, белми аңны,
Аермый ак, караны,
Төрле төскә буйый-буйый
Бутыйбызмы дөньяны?

...Төрле-төрле гаеп өеп,
Дөнья, “җир”еңне” сөрдем,
Калды бары бер соравым:
Ак ягыммы, карасынмы,
Яманынмы, яхшысынмы –
Дөнья, миннән ни күрдең?
14.03.2021.