Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Ак бабай

Дата написания: 
01 июня 1999
Заметка: 
Рассказ является частью книги «Озак яшәү сере» . Чтоб увеличить рисунок, нажмите курсором на фото. Рисунок взят из общедоступного источника в социальной сети.

Инсур Мөсәнниф
Ак бабай
Хикәя

Мин Ак бабайны күптән беләм. Аның бер сәер гадәте бар: пыяла ватыклары җыя. Кайда гына күрмәсен, иелеп алырга иренми. Авылдашлар:
— Ак бабай, карт көнеңдә пыяладан сарай салырга уйлыйсыңмы әллә? — дип шаярта.
Бу сүзләрнең дә үз мәгънәсе бар. Яшь вакытында кулларында балта уйнап торган. Салган йортлары авылыбызны һаман ямьләп утыра.
— Картайгач, бала-чага акылы керә, диләр, шул дөрестер инде, — дип әйтүчеләр дә юк түгел.
Минем өчен Ак бабайның сәер гадәтенең сере уйламаганда ачылды.
Тәндә рәхәт ару тоеп, эштән кайтып киләм. Ак бабайлар бакчасы турысына җиткәч, аның үзен дә күрдем. Бик җайсыз тотынып, бакчада нидер эшли. Кулында — көрәк. Чокыр сыман нәрсә казып маташа икән.
— Бир, бабай, үземә, — дип, янына барып, кулыннан көрәген алдым.
Яшь, нык кешегә нәрсә генә инде — көрәкне җиргә бер-ике батыруга, шактый зур чокыр әзер булды. Ул кайдандыр иске чиләк алып килде дә, эчендәге пыялаларын шунда түкте.
— Ак бабай, нигә болай үзеңне изалыйсың? Ял итеп кенә ятмый, — дидем, чокырны күмгәч.
Бабай, көлмәссеңме соң, дигәндәй, карап торды да:
— Оныклар бит... Яланаяк рәхәтләнеп чапсыннар, дим... Аяклары киселмәсен... Менә минем улларымның, бәләкәй чакларында, гел шулай аяклары җәрәхәтләнеп кайта торган иде. Шул исемә төшә, онык.
Ул барлык малайларны да «онык» ди. Ә үзенә оныкларын күрергә насыйп булмаган. Өч улы да Бөек Ватан сугышыннан кайтмаган.
...Тышта — җәй. Ак бабай урамда уйнаган малайларга тәрәзәдән моңсу карап утыра. «Минем улларымның да шулай, көне буе урамда чабып, табаннары ярылып бетә иде. Хәзер бигрәк тә — тимер-томыр, пыяла аяк асты тулы», — дип уйлый ул һәм яшьләнгән күзләрен дивардагы ике фотосүрәткә күчерә. Өченчесе сугышка бик яшьли китте шул, карточкага төшәргә дә өлгермәде. Тик оныта буламы соң хәтер?
Ул тагын карашын тәрәзәгә күчерә. Ә балалар йөгерә, уйный.
...Әйе, оныклары күп аның. Уйнап-көлеп кенә үссеннәр, рәхәтләнеп җылы җир өстеннән атласыннар. Тиздән үсеп, аның уллары саклап калган илнең чын хужалары булырлар. Бәлки Ак бабайны да хәтергә төшереп, рәхмәт хисе белән искә алырлар. Бәлки...

Кайда, кайчан басылган:
1) Шәңгәрәев Инсур. Ак олатай. Хикәйә. “Башкортостан пионеры”. 26.08.1983, №68.
2) Мөсәнниф Инсур. Ак бабай. Хикәя. "Озак яшәү сере" китабы. Уфа, Китап", 1999, 108-109 бит.
3) Мөсәнниф Инсур. Ак бабай. Хикәя. "Алтын балык" китабы. Мәскәү, "Бит-Принт" нәшрияты, 2018, 52-53 бб.