Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Ахтиял авылы тарихы

Дата написания: 
28 января 2014

Күптән түгел «Яңавыл таңнары» газетасында (24 август, 1995 ел) К.Фәттаховның «Ахтиял» ничек туган?» дигән мәкаләсе басылды. Аны укып чыккач, яшьләрнең генә түгел, ә бәлки өлкән буын кешеләренең дә туган як тарихын начар белүенә ышанасың. Юк, бу алар гаебе түгел, ә гомум бәла. К.Фәттахов мәкаләсендә нәрсә турында сүз барганын искә төшерү өчен берничә өзек китереп үтик.
«1926 елга кадәр авылымның ике исеме бар иде. Көнчыгыш өлешен – Исәммәт, ә көнбатышын – Ахтиял дип йөртәләр. Бер-берсен күперле юл гына аерып тора. Исәммәт, башкорт авылы дип саналса да, тел һәм гореф-гадәтләре ягыннан татар авылы Ахтиялдан бер ягы белән дә аерылмый. Сөйләшү татар телендә, икесендә де мәчет бар иде...»
Болар берсе дә күңелдә шик тудырмый. Тик К.Фәттаховның: «Әлеге авылларның кайсысы алдан килеп урын алуы турында тарихи мәгълүматлар юк», - раславы хакыйкатькә туры килми.
Ә.З.Әсфәндияров хезмәтләренә мөрәҗәгать итик. Кантон идарәсе кертелгән 1798-1865 елларда Яңавыл районы территориясе 10нчы башкорт кантоны составына керә. Башкорт гаскәренә типтәрләрне дә кушканнан соң кантоннар яңадан бүленә һәм аларның гомум саны 25кә җитә. Бүгенге район территориясе үзәге Байгуҗа авылында урнашкан 13нче кантон составына керә. (Ә.З.Әсфәндияров*, Башкортстан салалары һәм авыллары тарихы (белешмә). Уфа, «Китап», 1994. Бишенче китап, 49 б.).
Ахтиял авылы исеме Уран олысы башкортларының 1688 елгы үтенеч кәгазендә телгә алына. Үтенечтә Байгуҗа авылы турында да мәгълүматлар бар. Байгуҗаның 1653 елда (шунда ук, 76 б.) нигезләнүе датасыннан чыгып, Ахтиялның ХVII гасыр уртасында барлыкка килүе турында шикләнми әйтергә мөмкин.
Авылның исеме гидронимнан (су объекты атамасыннан – И.Ш.) килеп чыккан булса кирәк.
1721 ел документында Казан өязеннән качкын татарлар яшәгән Каипкәй һәм Янбарыс авыллары арасында Ахтиял да телгә алына. Монда 6 хуҗалыкта ир туганнар яши.
VII ревизия башкорт авылы Исәммәтнең бер өлешен Ахтиял буларак теркәгән. 1920 ел мәгълүматлары буенча ике авыл да Яңавыл олысы үзәгеннән 6 чакрым ераклыкта урнашкан. Бу – ике авыл, янәшә утыру яки берсе икенчесенең өлешен тәшкил итү сәбәпле, бер-берсен тулыландыра дигәнне аңлата.
Ләкин шушы материаллар белән танышып чыккач, мине кайбер мәгълүматларның бер-берсенә каршы килүе аптыратты. Атап әйткәндә, хөрмәтле Ә.З.Әсфәндияровның: «Бу авылда (Исәммәттә - И.Ш.), аның составында, Ахтиял исемле икенче авыл да булган, анда ХVIII гасыр уртасында (текстта шулай, ә ХVII гасыр дип төзәтергә кирәк – И.Ш.) килеп төпләнгән татар милләтле типтәрләр яшәгән» дигән юллары. Ничек инде алай? Әгәр Ә.З.Әсфәндияровның үзенә ышансак, Исәммәт авылы «ХVIII гасырның 20нче елларыннан» гына (1720нче еллардан – И.Ш.) билгеле булса, «Ахтиял авылы исеме Уран олысы башкортларының 1688 елгы үтенеч кәгазендә 1661-1664 еллардагы беренче башкорт восстаниесенә кадәр барлыкка килгән авыл буларак телгә алына». Ничек инде ул алданрак барлыкка килгән авыл якынча алганда 70 ел соңрак барлыкка килгән авыл составында булуы мөмкин? Бәлки автор киресенчә дип әйтергә теләгәндер? Тик нигәдер татар авылының башкортныкыннан күпкә алданрак нигезләнүен күрсәтмәгән. Ә бит бу чыннан да шулай. Исәммәттән алдарак барлыкка килгән Ахтиял авылы файдасына шул факт та сөйли: өч йөз ел вакыт үтүгә карамастан, халык хәтере безгә китереп җиткергән тарихи дөреслек барыбер өскә чыккан – берләшкән авыл бүген өлкәнлек хокукы буенча хаклы рәвештә Ахтиял исемен йөртә.
Ә хәзер тагын К.Фәттахов мәкаләсенә әйләнеп кайтыйк. Анда ул Ахтиял авылы исеменең килеп чыгу тарихы хакында риваять китерә. «Күчеп утырган вакытларда, җиде кат тир агызып, урман кисеп өй салган вакытында бер татар: «Ахти, ял итәргә!» - дигән. Шул сүз авыл исеменә әйләнеп, Ахтиял булып киткән, имеш». Тик бу нигәдер ышандырырлык яңгырамый һәм, уйлап карасаң, риваятьнең күптән түгел генә туганына төшенәсең. «Ахти» - русча «ах, ты» дигәнне аңлата. Һәм бүген «ахти» татар теленең Яңавыл диалектында үкенүне, ягъни нәрсәдер эшләргә тиеш булып та, онытып, шуны эшләмәгәнгә уфтануны белдерә, «эх», «эх-ма» дигәнгә туры килә.
«Ахтиял» (яки «Ахтыял») атамасының килеп чыгу тарихын ачыклау өчен безгә якташыбыз Нурихан Фәттахның «Шәҗәрә» китабына мөрәҗәгать итәргә кирәк. «Ахт», «ахыт», «ахти», ачыклануынча, борынгы Мисыр теленнән татарчага әйләндергәндә (ә Н.Фәттах безнең тамырларыбыз борынгы Мисыр, Греция, Италияләргә бәйләнгәнен ышандырырлык итеп исбатлый) «актык», «офык», «чит» (мәсәлән, күк чите) дигән мәгънәне белдерә (Н.Фәттах, «Шәҗәрә», Казан, Таткитнәшр, 1990, 300-301 бб.). Ә менә «ял» өлеше нәрсә аңлатканы хакында бераз уйланырга, фикер йөртергә туры килер. Беренчедән, «ахти» («ахты») – чик икән, авылның ниндидер чик буенда урнашканлыгын аңларга була. Тик нәрсәнең? Авылның тирә-ягына күз ташлыйк. Елгадан башка игътибарны җәлеп итәрлек бүтән ландшафт үзенчәлекләре күзгә ташланмый… Әгәр дә «ял» чыннан да «елга» булып чыкса? Ахтиял авылы яныннан Каймаш елгасы (элек ул мул сулы, киң, чын мәгънәсендә елга булган) ага. Н.Фәттахның билгеле хезмәтенә мөрәҗәгать итәбез. Ул «ил» сүзе «елга» мәгънәсен бирә, ди (Н.Фәттах, 294-299 бб.). Мәсәлән, Нил, Итил (Идел елгасының борынгы исеме). Димәк, элек авыл Ахтиил дип аталган, соңрак исә Ахтиялга әверелгән. Гасырлар дәвамында тел, шулай ук атамалар сизелерлек үзгәреш кичергән. Мисал өчен шул ук Итил – Идел атамасын алыйк. Димәк, инде без Ахтиял авылының исеме елга чиге дигәнне белдерә дип кыю рәвештә әйтә алабыз. Ә елганың чиге – яр булмый, нәрсә булсын? Димәк, Ахтиял – елга чигендә (ярында) урнашкан авыл.
Шәңгәрәев Инсур. Ахтиял авылы тарихы. «Яңавыл таңнары», 28.09.1995, №114.
* Әсфәндияров Әнвәр Закирович (15.05.1934-4.02.2014) — тарихчы, тарих фәннәре кандидаты (1970), БДУ профессоры, БРның Салават Юлаев ордены кавалеры (2004), БАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1985).