Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

1997 елдан Башкортстан Язучылар союзы әгъзасы Рафига Усмановадан (билет №212) тәкъдим

Дата написания: 
14 октября 2016

1997 елдан Башкортстан Язучылар союзы әгъзасы
Рафига Усмановадан (билет №212)
Тәкъдим

Мин, Рафига Усманова, күп еллар инде Инсур Шәнгәрәевне талантлы шагыйрь, үткен каләмле сатирик hәм сәләтле журналист, тәрҗемәче итеп беләм, язмаларын яратып укыйм. Аның образларга бай – матур, мавыктыргыч эчтәлекле, тирән фикерле шигырь hәм хикәяләре вакытлы матбугат басмаларында, әдәби альманахларда, коллектив җыентыкларда даими дөнья күреп килә hәм әдәбият сөючеләр тарафыннан бик җылы кабул ителә. Инсурның инде аерым җыентыклары да дөнья күрде.
Янаул район hәм шәhәр гәзитендә хәтсез еллар эшләү дәверендә аның яшь каләм тибрәтүчеләргә әдәби тәҗрибә туплауда ярдәм күрсәтүе дә аерым игътибарга лаек саныйм. Эзләнүчән, тыйнак hәм җыйнак, иҗатка зур җаваплылык белән караучы каләмдәшем, hичшиксез, Башкортстан язучылар союзы әгъзасы булырга күптән лаек.
Имзам: ..... (Р.Усманова)