Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

105 ел элек язылган көнүзәк шигырь

Категория: 
Дата написания: 
07 марта 2020

Инсур Шәнгәрәев
105 ел элек язылган көнүзәк шигырь

Нигә кайбер шагыйрьләрнең иҗатына кызыксыну инде ничә дистә еллар буена сүрелми? Кем ничек уйлыйдар, ә минемчә, шуңа. Аларның әсәрләре искерми, ә үзләре, әйтерсең лә, бүген дә исән – халык ни хакында уйлый, шигырь юлларында шуны чагылдыра. Алар – бер көнлек мөтәшигырь түгел. Менә нигә аларны халык онытмый, ә кайбер шигырьләрен бүген дә юрган астына качып диярлек укый (заманалар тагын үзгәрде бит, бәладән башаяк)! Мәжит Гафуриның да бар андый әсәре (хәер, аның байтак шигырьләре көнүзәклеген югалтмаган!). Элек ул әдәбият дәреслекләренә кертелгән иде, аны яттан сөйләдек (заманча уку әсбаплары белән таныш түгелмен). Бүген исә бу шигырьне берәр урында сәхнәдән укыганнары бармы икән?!
Хәзер исә түбәндәге юлларга мөрәҗәгать итик.
«Ил һәм халык өстенә килгән куркыныч хәлне, трагедияне – сугышны (Беренче дөнья сугышы – И.Ш.) аңлауга Гафури каршылыклы кичереш һәм карашлар аша барды. Әле күптән түгел генә бу вәхшәтне җиңәрлек бердәнбер көч алла (текстта бу сүз арытаба да кечкенә хәрефтән язылган – И.Ш.) дип уйлаган шагыйрь, озак та үтмәде, алланың үзенә дә шикләнеп карый башлады. «Юктырсың ла, алла!..» (1915) шигыре әдипнең идея-эстетик карашларында барлыкка килгән кискен борылышның гаять бер әһәмиятле мисалы булды.

Юктырсың ла, алла!.. Әгәр булсаң,
Сабыр итмәс идең бу эшкә,
Бөтен кодрәтеңне баглап куймас
Идең җирдә алтын-көмешкә...
Күрер идең көчсез бәндәләрне,
Ярдәм итәр идең аларга,
Ирек бирмәс идең көчлеләргә
Көчсезләрне болай таларга.

Алла белән мондый тонда сөйләшү шул заман өчен зур кыюлык иде. Әлбәттә, шикләнү – алланың барлыгын бөтенләй инкяр итү түгел әле. Шагыйрь алланы аның бөеклегенә, кодрәтенә бер дә килешмәгән эшләр эшләгәне өчен тәнкыйть итә, аңа (аллага!) тел тидерә. Бу – зур батырлык иде, әлбәттә. Шуңа күрә шигырь үз вакытында күп шау-шу тудырды. Уфа, Казан, Оренбург һәм башка шәһәрләрдә, шулай ук авыл мәчетләрендә «диннән язган» әдипне каргап вәгазьләр сөйләнде, Оренбургта чыга торган «Дин вә мәгыйшәт» журналының 1916 елгы 6 саны аны гаепләүгә багышланды.
Г. Рамазанов. Мәҗит Гафури.
http://adiplar.belem.ru/ramazanov.htm

М.Гафуринең бу шигыре 1915 елда язылган. Бу вакыйгадан соң 105 ел узган. Һәм, әйтерсең лә, кичә генә иҗат ителгән кебек. Ул, көнүзәклеген югалтмау гына түгел, ә беркайчан да булмаганча, миллионнарны борчыган, көн кадагына әверелгән сорауга җавап эзли.
Сез дә бу сорауга җавап эзлисезме?.. Әллә уйлап та караганыгыз, төшегезгә дә кереп чыкканы юкмы?..
Дөрес, бу шигырьнең ахыры болай тәмамлана:

...Сабыр иткән бәндәләргә вәгъдәң
Ахирәттә гаять зур-зурын,
Шул вәгъдәңнең бик аз гына кыйсьмен*
Дөньялыкта күрсәт, ач нурың!..
* Кыйсьмен – “өлешен” дип аңларга кирәктер.
7.03.2020.

Шигырьнең тулы тексты

Юктырсың ла, алла!..
(Зарыйлык*)

Юктырсың ла, алла!.. Әгәр булсаң,
Сабыр итмәс идең бу эшкә,
Бөтен кодрәтеңне баглап куймас
Идең җирдә алтын-көмешкә...

Күрер идең көчсез бәндәләрне,
Ярдәм итәр идең аларга,
Ирек бирмәс идең көчлеләргә
Көчсезләрне болай таларга.

Яшь түктермәс идең кан аралаш,
Ишетер идең аһ-зарларны.
Күп кешеләр эчтән сызлап йөри,
Бер кызганыр идең аларны...

Яраткансың халыкларны, фәкать
Тигез итеп яраталмадың,
Чын мәхәббәт һәм дә шәфкать нурын
Тигез итеп тараталмадың!..

Бәндәләрең булды чын бәхетсез,
Диннәрең дә бәхет бирмәде;
Тәгълиматың ушбу* көнгә чаклы
Сәгадәткә* ирештермәде...

Хаким иттең*, раббым, җир йөзенә
Кара көчне, алтын-көмешне;
Синең голувиятең*, кодрәтеңә
Ушбу эшләр бер дә килешми...

Ярый ла син үзең бик рәхәттә,
Бәндәләрең кан-яшь түгәләр,
Гомер буйларына михнәт чигеп,
Газап эчләрендә үләләр...

Кодрәтең там* булса, бер фәрманың*
Җитмәс идеме соң тыярга,
Чын-чын татулыкны, мәхәббәтне
Мәңге урнаштырып куярга?..

Сабыр иткән бәндәләргә вәгъдәң
Ахирәттә гаять зур-зурын,
Шу* вәгъдәңнең бик аз гына кыйсьмен*
Дөньялыкта күрсәт, ач нурың!..
1915

Аңлатмалар
Зарыйлык - зарлану.
Ушбу - шушы.
Сәгадәт - бәхет.
Хаким иттең - хуҗа иттең
Голувият - бөеклек.
Там - төгәл, бөтен.
Фәрман - боерык.
Шу - шул.
Кыйсьмен - өлешен.