Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Якташ, китмә

Дата написания: 
01 июня 1994
Заметка: 
Чтоб увеличить рисунок, нажмите курсором на фото. Стихотворение является частью цикла стихов «Сөю кайтавазы»

Инсур Мөсәнниф
Якташ, китмә

Якташ, китмә,
Ни бар читтә?
Ятим итмә
Газиз әнкәң,
Алсу иртәң,
Яшәү читтә
Зарга илтә,
Ярдан этә,
Сагыш өтә,
Сүзләр – төртмә.
“Язмыш йөртә”, -
Дип син әйтмә.
Язмыш-мөртәт,
Куеп үрттән
Алга читән,
Тотып кистән,
Арттан төртә,
Сине, үртәп,
Сазга кертә,
Башка җитә...
Аннан битәр
Сине көтә
Монда иркәң...
Тотма үпкә,
Сөю үтсә,
Ятка китсә,
Аны үпсә.
Тормыш үтәр,
Картлык җитәр,
Түзем бетәр,
Бетәр көч тә.
Тот син истә:
Ялгыз, читтә
Өмет итмә
Син бик күпкә.
Тотма үч тә
Явыз көчкә,
Корса киртә,
Килми ипкә.
Туган җирдә
Матур – чүп тә,
Татлы – тир дә,
Җиңел – чир дә.
Кайт син тизрәк,
Бәхет көтсәң,
Кадер итсәң,
Газиз, дисәң,
Туган ягың,
Ташлап барсын.
Кыш та, җәй дә
Бергә-бергә
Яшик, әйдә,
Туган җирдә.
Иген игик,
Йортлар төзик,
Җырлар көйлик,
Йолдыз күзлик,
Гашыйк булыйк,
Кызлар кочыйк,
Бала багыйк,
Күккә очыйк,
Сулар кичик,
Ялкын чәчик,
Хәмер тәмлик,
Бәйрәм итик,
Кайгы белмик,
Шатлык күрик...
Болар барсы
Мөмкин бары
Булса ярың,
Туган ягың
Янда, якын.
Бары шунда
Булыр җанда
Бетмәс шатлык,
Пакълек, сафлык,
Табар килеп
Көткән бәхет.
30.05-01.06.1994.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Якташ, китмә. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 62-64 бб.

Комментарии

Оригинально и ёмко сказано! Молодец!