Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Кайтчы, яшьлек ярым!

Дата написания: 
01 марта 2016
Заметка: 

Чтоб открыть текст, нажмите на название.

Кайтчы, яшьлек ярым!
Инсур Мөсәнниф шигыре
Әнис Шәймәрданов көе

Калды инде, калды
Тәүге сөйгән ярлар.
Кавышмады никтер
Вәгъдәләшкән парлар...
Кушымта:
Кайтчы, яшьлек ярым,
Ташлап барлык шикне,
Үткәнгә юл салып,
Ачып ябык бикне!

Үтте, койды таҗын
Яшьлек – янар чәчәк.
Бәлки кире кайтыр
Икәү бергә дәшсәк.
Кушымта:
Кайтчы, яшьлек ярым,
Ташлап барлык шикне,
Үткәнгә юл салып,
Ачып ябык бикне!

Яшьлек ике килми,
Кабатланмый, үткәч.
Кире кайтмый ярлар,
Үпкәләп бер киткәч.
Кушымта:
Кайтчы, яшьлек ярым,
Ташлап барлык шикне,
Үткәнгә юл салып,
Ачып ябык бикне!

2002 ел.

КАЙТСЫ, ЙӘШЛЕК ЙӘРЕМ!
Инсур Мөсәнниф шигыры
Әнис Шәймәрданов көйө

Калды инде, калды
Тәүге һөйгән йәрзәр.
Кауышманы никтер
Вәгъзәләшкән парзар...
Кушымта:
Кайтсы, йәшлек йәрем,
Ташлап барлык шикте,
Үткәнгә юл һалып,
Асып ябык бикте!

Үтте, койзо тажын
Йәшлек – янар сәсәк.
Бәлки кире кайтыр
Икәү бергә дәшһәк.
Кушымта:
Кайтсы, йәшлек йәрем,
Ташлап барлык шикте,
Үткәнгә юл һалып,
Асып ябык бикте!

Йәшлек ике килмәй,
Кабатланмай, үткәс.
Кире кайтмай йәрзәр,
Үпкәләп бер киткәс.
Кушымта:
Кайтсы, йәшлек йәрем,
Ташлап барлык шикте,
Үткәнгә юл һалып,
Ачып ябык бикте!

Комментарии

Песни на стихи И.Мусаннифа.

Для просмотра всего текста нажмите курсором на заголовок.

Для просмотра всего текста нажмите курсором на заголовок.